Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Районыбыз ветераннары Аш-Буҗи авылыннан эшмәкәр Фәнис Хәмәтдиновта кунакта булды

Фәнис әфәнде – заманында колхоз белгече, профсоюз комитеты рәисе булып яхшы гына эшләгән, берара авыл Советын җитәкләгән, күмәк хуҗалык белән идарә иткән, Зур Сәрдектә элекке икмәк пешерү объектын торгызуга керешкән зат.

Нуленче еллар башы. Район башлыгы алышынгач, аның тирәсендәге җитәкче постларга да икенче кадрлар куела башлады. Чираттагы урынбасары булып, районда юл төзү-ремонтлау оешмасын уңышлы гына җитәкләп, аннан ни сәбәпледер Алабугага барып, эшмәкәрлек белән шөгыльләнүгә керешкән Шамил Мөбарәк улы Сәлимгәрәев кайтты. Ни хикмәттер, көннәрдән беркөн район газетасы редакциясенә килеп, коллектив белән очрашу үткәрде. Мондый хәлне күрмәгән редакция хезмәткәрләре хәйран калды башта. Тик ул үзен бик гади тотты.

Газетабызның бер санында чыккан мәкаләләргә туктала-туктала, минем районда узган хоккей турниры турындагы язмамны мактап та алды.

- Менә, ичмасам, әйбәт тә язган соң иптәш Сабитов. Укыгач, хоккей турнирын үзем карап утырган шикелле булдым. Җанлы итеп, кеше йотлыгып укый торган итеп язарга кирәк, җәмәгать...

Җыелыш тәмамлангач, Шамил әфәнде миңа үзенең район оешмалары белән танышып чыгарга теләвен һәм минем бу очрашуларда катнашуым кирәклеген әйтте. Кая ул каршы килү! Үземчә, мин җитәкченең райондагы беренче адымнарын яктыртып барырга тиештер инде дигән уй баштан йөгереп узды.

Хәтердә калган гыйбрәтле очрашу киез итек-киез комбинатында булды. Директоры Шамил Мирхәйдәр улы Әхмәтшин дәрәҗәле кунакка үзе чәй ясап чыгарды. Икесе дә тәмәке кабызмады. Ташлаган чаклары булгандыр инде. Мин дә чәй уртлап, ике түрәнең сәйләшкәннәренә колак салып, каләмгә алырлык берәр фикер аулап утырам. Бер-беребездән тартыну юк: директор Шамил белән райкомда бергә эшләгән идек, һәм аның биредә хуҗа булып китүенә мин дә саллы өлеш керткән зат ич әле.

Инде эш вакыты күптән чыкты. Кичке сәгать җиденчеләр җиткәндер. Җил-җил атлап комбинатның элекке директоры Котдус Бари улы килеп керде. Ул – Шамил Мирхәйдәр улының беренче хатынының атасы, Шамил Сәлимгәрәевнең кодасы (Шамилнең сеңлесе Котдус ага улында кияүдә). Өстәлгә яңа пешерелгән кофе, коньяк килеп кунды. Әңгәмә тагын да җанланып китте.

- Котдус Бариевич, я, әйтегез әле, минем миссиям нидән гыйбарәт булырга тиеш? Сез инде – күпне күргән олпат ир-ат, дөресен генә әйтегез әле, - дип сорады шунда Шамил Сәлимгәрәев. Директор Шамил елмаеп кына тыңлап утыра. Котдус ага эчкерсез генә әйтеп куйды:

- Иптәш Сәлимгәрәев, район хакимияте комачауламаса, эш бара инде ул!
Шамил Мөбарәк улы рәхәтләнеп бөтен саллы гәүдәсе белән көлеп җибәрде:

- Аңладым, Котдус Бариевич, аңладым. Мин бит шушында туып-үскән кеше, эшкә комачауламам, әмма кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышырмын.

Бу вакыйга быелгы яңгырлары белән теңкәгә тигән август ае башында район ветераннар Советы рәисе Валентин Иванов җитәкчелегендәге делегация белән Аш-Буҗи авылы ягында эшмәкәр Фәнис Хәмәтдиновның  биләмәләре белән танышып, шаккатып, тел шартлатып йөргәндә искә төште.

Фәнис әфәнде – заманында колхоз белгече, профсоюз комитеты рәисе булып яхшы гына эшләгән, берара авыл Советын җитәкләгән, күмәк хуҗалык белән идарә иткән, Зур Сәрдектә элекке икмәк пешерү объектын торгызуга керешкән зат. Күрәсең, бу вазыйфаларны башкарганда гел кемгәдер баш ию, гел өстән кушканча гына эшләү тәмам ялыктыргандыр, ул халыктан сөт җыюга алына, бәләкәй генә вагончыкта кибет ачып җибәрә.

Бүгенге көндә тәүлегенә 270шәр тонна сөт җитештерә торган Кукмара районының унбиш тонналап сөтен эшкәртеп, кулланучыларга сөтен, маен, эремчеген, каймагын, сөт өстен, кефир-катыгын җитештереп торучы бердәнбер оешмадыр, мөгаен. Әле Кукмара кибетләрендә элек эзләп таба алмаслык икмәк, клиндерләр, сохарилар, әллә ничә төрле пешкән камыр ризыкларын да сатуга чыгара ул.

- Быел гел икмәк кенә пешерә торган аерым пекарня  эшли башларга тиеш. Менә бу элекке данлыклы Аш-Буҗи дуңгыз  фермасы унике ел инде әкрен генә җимерелеп бара иде. Район башлыгы Сергей Димитриевич чакырып алды да, син тотынсаң, булдырмый калмыйсың, ал шушы хәрабәләрне, буш тормасыннар инде дип, яңа эшкә “кодалады”. Ике цех инде аякка басып килә, әнә Казан егетләре өченче цехны рәткә кертергә ниятләп килгәннәр. Кошчылык белән шөгыльләнергә исәп, киләсе елга килегез, шәт, эш гөрли башларга тиеш.

Сөтне кабул итү, эшкәртү, товарны сатуга озату, икмәк, кондитер товарларын җитештерүдә берсеннән-берсе чибәр, ак халатлары белән балкып торучы кызлар, егетләр эшли. Эш барышы компьютерлар  күзәтчелегендә, ә чисталык дәваханәләрдәге кебек.

Ветераннарга, ә без егермеләп кеше җыелганбыздыр, һәр бинага кергән саен җитештерелә торган продукцияне пакет-пакет кулга тоттыралар.

- Син, Фәнис, чамалабрак, күчтәнәч моның кадәр үк була алмый бит инде, -  дигәч:

- Абзыкаем, Корбан гаете җитә бит! – дип тынычландырды. Савап була, янәсе. Савабын болай да күп эшли инде ул. Шыпырт кына кызлардан сорашкан идем.

- Аллага шөкер, чип-чиста җирдә эшлибез, килгәч тә, эш беткәч тә кайнар душта юынабыз, өйдән машина белән килеп алалар, китереп куялар, ял көннәребез бар, аена кулга чиста 20 мең сум хезмәт хакы алабыз. Фәнис абый исән-сау гына булсын, - диде бер чибәре.

Оешманың чын хуҗасы Фәнис Хәмәтдинов эшчеләренең 13 процентлы салымын да, башка социаль салымнарын да үзе түләп бара икән.
Гаҗәпләнеп баш чайкап торганда, җирлектәге 600ләп инвалидны берләштергән башлангыч оешма җитәкчесе Зиннур өстәп әйтеп куеп, хушны ала язды:

- Шундый кеше инде ул Фәнис: инвалидлар көне җитә башласа, Зиннур абый, нишләп килмисең, пакетлар әзер, дип, үзе дәшеп ала.
Һәр бәйрәм, спорт ярышлары үткәрүдә, туган авылы тарихы, аның кешеләре турында китап чыгаруда төп хәйрияче шул ук Фәнис булуын тасвирлау кирәк микән?

Хәзер башка хуҗалыкның филиалы булып кына калган элеккеге “Коммунизмга”ны да рәткә керткән булыр иде Фәнис кебекләр.

- Үзем, ике улым рәхәтләнеп эшлибез. Район башлыгы да бик хәерхаһлы карашлы, ярдәм итәргә генә тора. Миллион сумлы грантлар отуым миңа зур булышу түгелмени?

Алтын Урда заманында Чыңгызхан урнаштырып калган идарә тәртибе әле дә булса Рәсәйдә дәвам итә. Совет чорында да шулай булды. Хәер, Чыңгыз хан, салымны арттырырга кирәк, керемнең уннан берен генә алу аз дигәннәргә: “Миңа хәерчеләрнең артуы кирәк түгел, алардан нәрсә алып булсын”, - дигән, имеш.

Һичшиксез, акрынлап демократия урнашыр ул. Узган гасырның туксанынчы елларында күрдек бит инде барысын да.

Өлкәннәр әйтмешли, хуҗаларга Ходай камил акыл бирсен дә Хәмәтдиновлар кебек затлар күбрәк булсын. Ә андыйлар Кукмарада ишәя бара.

Азат САБИТОВ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk