Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Район ветеринария берләшмәсе кисәтә

Шәхси секторда язгы профилактик чаралар дәвам итә.

Йорт хайваннарына аеруча куркыныч авырулар: себер түләмәсе, котыру чире, нодуляр дерматитка каршы вакцинацияләр ясала. Вакытында вакцинацияләү хайваннарның гына түгел, кешеләрнең сәламәтлеген һәм гомерен саклап калырга мөмкинлек бирә. Ел саен этләр һәм мәчеләргә котыру авыруыннан түләүсез вакцинация үткәрелә. Бу мәҗбүри чара булып санала. Ә кыргый хайваннарның яши торган урыннарына ораль вакциналар куела. Мөгезле эре терлекне лейкоз, бруцеллез, туберкулезга тикшерү дәвам итә. Лейкоз белән авырый торган сыерны тапшырып, аның урынына тана сатып алу өчен Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан товарлыклы мал өчен - 40 мең сум, нәселле терлеккә 50 мең сум субсидия каралган.

***

2019 елда тилчә (ящур) буенча вәзгыять кискен начарайды. Куркыныч инфекция 26 тапкыр Приморье, Хабаровск, Байкал аръягында дуңгызлар һәм мөгезле эре терлекләр арасында теркәлгән. Тилчә – бик куркыныч һәм тиз тарала торган авыру.  Ул кешеләргә, бигрәк тә балаларга йогарга мөмкин. Шуңа күрә читтән мал, терлек азыгы, терлекчелек чималы сатып алу һәм район территориясенә алып керү район ветеринария берләшмәсе белән килешү һәм Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе рөхсәте нигезендә башкарыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk