Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Район халкы нинди проблемалар борчый?

    Коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең киңәйтелгән утырышында район иҗтимагый советының халык арасында үткәргән социологик сораштыру нәтиҗәләре игълан ителде.

    Сораштыруда 332 кеше катнашкан, алар арасында хезмәт яшендәгеләр дә, пенсионерлар да, студентлар да һәм шулай ук төрле өлкәләрдә хезмәт куючылар да бар.

    “Сез мәктәпкәчә белем бирү сыйфатыннан канәгатьме?” дигән сорауга респондентларның 57,2 проценты уңай, 23,8 проценты канәгать дияргә була дип җавап биргән. 1,2 проценты канәгать булмавын белдергән. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең эшчәнлеген яхшырту буенча әйтелгән теләкләр дә бар: яслеләр санын, балалар бакчаларында урыннар санын арттырырга, финанслауны яхшыртырга, яңа уенчыклар һәм китаплар белән тәэмин итәргә кирәк.

    “Мәктәпләрдә белем бирү сыйфатыннан канәгатьме сез?” дигән сорауга фикерләр түбәндәгечә: канәгать – 50, канәгать дияргә була – 29,2, канәгать түгел дияргә була – 8,4, канәгать түгел – 3,3 процент. Респондентлар укучыларның 25 процентының репетиторларда шөгыльләнүен укытучының түбән квалификацияле булуы белән бәйләп күрсәтәләр.

    Мәдәният тармагындагы эшчәнлекнең сыйфатына кагылышлы сорау буенча сораштыруда катнашучыларның 51 проценты уңай җавап биргән. Ә 5,1 проценты мәдәният учреждениеләре эшчәнлегеннән канәгать түгел икән. Аны яхшырту юлларын да күрсәткәннәр: рус телендә спектакльләр куярга, яшьләр өчен тематик кичәләр, дискотекалар, караокелар, балалар өчен күргәзмәләр һәм мастер-класслар, театр, бию түгәрәкләре оештырырга, яңа клублар төзергә кирәк.

    Реклама

    Спорт объектлары эшчәнлегенә килгәндә, респондентларның 54,2 проценты алардан канәгать булуларын белдергән. 25,3 проценты канәгать дияргә була дип җавап бирсә, 4,2 проценты канәгать түгел икән. Моны алар авылларда спорт объектларының аз булуы белән бәйләп күрсәткәннәр.

    Район халкын нинди проблемалар борчый соң? Җаваплар түбәндәгечә булган:
    - кибетләрдә һәм базарларда товарларга югары бәяләр – 100 процент;
    - эшкә урнашудагы авырлыклар – 46 процент;
    - юлларның һәм күперләрнең начар хәлдә булуы – 38 процент;
    - авыл хуҗалыгының торышы – 32,8 процент;
    - хезмәт хакларының түбән булуы яки вакытында түләнмәве – 31,3 процент;
    - дәваханә, поликлиника, медпунктларның начар хәле яки җитмәве – 19,9 процент;
    - ришвәтчелек – 18 процент;
    - шәхси машина кую урыннары булмау –17,5 процент;
    - җәмәгать транспортының начар эшчәнлеге – 12 процент;
    - элемтә хезмәте күрсәтүнең (почта, телефон, интернет) түбән сыйфатлылыгы – 7,5 процент;
    - балалар бакчаларында урыннар җитмәү – 6 процент;
    - җинаятьчелекнең артуы – 4,8 процент;
    - экологик хәлнең начарлануы – 2,7 процент һәм башкалар.

    Коррупция белән бәйле хәлгә юлыкканыгыз булдымы? Бу сорауга респондентларның 10,5 проценты – “әйе” дип, 89,5 проценты “юк” дип җавап биргән. Сораштыруда катнашучыларның 84,6 процентының коррупция фактлары турында бер җиргә дә хәбәр иткәннәре юк икән. Калганнарының ышаныч телефонына, югары власть органнарына, коррупцияле хәл күзәтелгән оешма җитәкчелегенә, җирле администрациягә, “Халык контроле”нә мөрәҗәгать итү очраклары булган. Коррупциягә китерүче сәбәпләр дип түбәндәгеләрне атаганнар: бюджет системасы хезмәткәрләренең түбән эш хакы – 48,2, чиновникларның эшчәнлегенә тиешле контроль җитмәү – 29,5, җәмәгатьчелек контроле булмау – 27,7, коррупция очраклары өчен тиешле җәза бирелмәү – 22, халыкның хокукый культурасы түбән булуы – 18,7, икътисадый хәлнең тотрыксызлыгы – 14,2, урындагы затларның карар кабул итүдә иреклелеге – 8,1, суд системасының камил булмавы – 7,2, гражданлык җәмгыятенең түбән үсеше – 6,6, милли традицияләр, менталитет – 4,5 процент.

    Коррупциягә каршы ничек көрәшергә соң? Сораштыруда катнашучыларның җавапларына караганда, аларның 38,9 проценты бюджет хезмәткәрләренең хезмәт хакларын күтәрергә кирәк дип саный. 35,8 проценты - коррупциягә каршы көрәшне көчәйтү, 31,6 проценты халыкның хокукый грамотасын күтәрү ягында. Калганнары бюджет акчаларын тотуга ныклы контроль булдыру, хокук саклау органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру, массакүләм мәгълүмат чараларында коррупциягә каршы эшчәнлекне киңрәк яктырту, үзеңдә коррупциягә карата тискәре мөнәсәбәт тәрбияләү кебек җаваплар биргән.

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: