Райндашыбыздан Исламия Мәхмүтова турында истәлекләр
Мин, үземнең Кукмарадан килгәнлегемне әйтеп, Исламия апа белән Хәлил абыйны кунакка дәштем. Исламия апа: “Хәлил абыең: “Кукмарада әтием кебек кешене очраттым”, - дип сөенеп кайтты. 3 гыйнвар театрның ял көне була, иншалла, кайтырбыз, сеңелкәш”, - диде.
Татар театрының йөзек кашлары һәм легендар шәхесләре булган Исламия апа белән Хәлил абый Мәхмүтовлар турындагы хатирәләрне газета укучылар белән дә уртаклашасым килә. “Кыр казлары артыннан” җыры белән мәңгелеккә хушлашып китеп барган Исламия апа тормышны яратуы һәм бик тә кешелекле булуы белән мине һәрчак сокландыра иде. Танышуыбызның тарихы болай башланды.
Хәлил абый үзенең 60 яшьлеге уңаеннан бирелгән бер интервьюда: “Сугыш ятим итсә дә, өметемне өзмим, әтием Зәкиулла турында хәбәр көтәм”, - дип әйткән иде. Бу хәл ерак Памирда Әфган чигендә була. Сугышның беренче көннәреннән үк атлы кавалерия фронтка озатыла. Чакрымнарга сузылган погранзаставада санаулы гына солдат белән застава начальнигы гаиләсе кала. Застава тау-таш арасында була. Алар икмәкне дә үзләре пешерәләр. Караңгы төннәрнең берсендә казармага дошманнар үтеп керә. Алар беркемне, хәтта ике яшьлек сабыйны да аямыйлар, харап итеп чыгалар. Икмәк пешерү миченең торбасы пешекче Зәкиулла Мәхмүтов өчен үлемнән котылу урыны булса да, соңыннан аны Ленинград фронтына штрафбатальонга җибәрәләр. Әтием Габделбәр үзенең яшьтәшләре Габдрахман, Гаязетдин белән 1942-49 елларда шушы заставада хезмәт иткән. Погранзастава һәм Зәкиулла солдат турындагы кыйссаны әтием Хәлил абыйга үзе сөйләде. Бу – Кәрим Тинчурин исемендәге театр артистларының “Сынган беләзек” спектакле белән Кукмарага килгән вакыт иде. Хәлил абый, төп герой буларак, үзенең әтисе белән күрешү мизгелләрен көтеп яшәгән тормышын тетрәндерерлек итеп сәхнәдә уйнады.
Әтиемнең 80 яшьлеге уңаеннан Мәхмүтовларны гаилә бәйрәменә чакырдык. Бүгенгедәй күз алдымда. Артистлар күмәкләшеп Тинчурин театры фойесында Яңа ел чыршысы бизиләр. Исламия апа гөрелдәп торган тавышы белән күрсәтмәләр бирә, үзе өстә, баскычта чыршыга уенчыклар элә иде. Мин, үземнең Кукмарадан килгәнлегемне әйтеп, Исламия апа белән Хәлил абыйны кунакка дәштем. Исламия апа: “Хәлил абыең: “Кукмарада әтием кебек кешене очраттым”, - дип сөенеп кайтты. 3 гыйнвар театрның ял көне була, иншалла, кайтырбыз, сеңелкәш”, - диде.
Бәйрәм бик истәлекле булды. Әти-әнинең хезмәттәшләре, чордашлары Ясминә - Исламиянең “Кыр казлары”н әсәрләнеп тыңладылар. Хәлил абый белән дә рәхәтләнеп биедек, кунаклар белән истәлеккә фотога да төштек.
Җавап итеп Исламия апа гаиләбезне Тинчурин театрына, үзенең 65 яшьлек юбилеена чакырды. Тамашачы мәхәббәтен, Исламия апаны ничек яратканнарын үз күзләрем белән күрдем бу кичәдә. Залга сәхнәдән Ханбикә - Исламия апа төшеп килә. Нинди затлылык, илаһилык бөркелә аннан. Ә янында сакчы фәрештәсе – ак костюмнан, һәрвакыттагыча тыйнак елмаеп Хәлил абый басып тора.
Исламия апа үзара аралашканда да бик гади, эчкерсез булды. Хәлил абыйның вафатыннан соң, кайгы уртаклашып янына бардык, күчтәнәчкә каз алган идек. “Рәхмәт, сеңелкәш, Хәлил абыегызны зурлагансыз. Кырыгын театрда уздырабыз, артистларны да сыйларбыз”, - диде. “Минем бүләгем булсын”, - дип, өстәлендә яткан өр-яңа күн перчаткаларны кызым Ләйсәннең кулларына кидереп тә куйды.
2018 елда Зур Кукмара мәдәният йортына “Ефәк баулы былбыл кош” спектакле белән Тинчурин театры артистлары килде. Туганнар белән киңәшеп, төп йортта артистларны чәйгә дәштек. Дога булып барсын дип, әти-әниебезне дә искә алдык, бик җылы очрашу булды ул. Кызым Ләйсән дә Исламия апа белән телефоннан еш аралашып торды. Исламия апаның чакыруын кабул итеп, театрдагы премьераларны да карап бара идек. Әле ноябрь аенда гына сәхнәгә чыккан “Нәзер” спектакленең премьерасын да яшь артистларыбыз искиткеч осталык белән уйнадылар. Афәрин аларга! Йөрәк сизгән, күрәсең: ул көн Исламия апабыз белән бәхилләшү дә булган икән шул...
Кече күңелле, шәфкатьле, затлы-зыялы һәм шул ук вакытта авыл кешеләре кебек эчкерсез, гади дә булганың өчен рәхмәт сиңа, Исламия апа.
Рәсимә МИНҺАҖЕВА,
Зур Кукмара
фото: "Татар-информ"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев