Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Рәхмәт иясен эзлибез

Бер рәхмәт икенчесеннән аерыла бит ул. Без гомер буе рәхмәтле булган кешеләр, очраклар бар.

Интернет челтәрендәге бер сәхифәдә Халыкара рәхмәт көне уңаеннан шушындый сүзләргә тап булдым: “Рәхмәт! Без бу сүзне бик еш әйтәбез. Ишек ачып кертүчегә дә, җиргә төшеп киткән бияләйне алып бирүчегә дә, онытмыйча, безне бәйрәм белән котлаучыга да... Әмма бер рәхмәт икенчесеннән аерыла бит ул. Без гомер буе рәхмәтле булган кешеләр, очраклар бар. Беркайчан онытмый, онытылмый торган. Күпме генә әйтсәң дә, рәхмәтләрне әйтеп бетереп булмый торган... Әйдәгез, шуларны искә төшерәбез. Рәхмәт бит барыбер иясен эзләп табачак! Хатларыгызны көтәм!” - дип язган иде сәхифәнең авторы, Казанда яшәүче журналист Гөлнур Сафиуллина.
Бу уңайдан әлеге сәхифәдә үз тарихлары белән уртаклашучылар берничә иде. Ә менә монысы аеруча үзенә җәлеп итте. Ни өчен икәнен укыгач аңларсыз дип уйлыйм.
“Мин дә язып үтим әле, кызлар. Бу 1998 елда булды. Улымны армиягә озаттым. 6 ай өйрәнүләрдә булганнан соң, аларны башка шәһәргә күчергәннәр. Менә шул вакытта вокзалда поезд көткәндә, минем улым солдат бит инде, тәмле әйберләргә кызыгып карап йөргәндә (улым тәмле әйберләр бик ярата иде), бер кеше, килеп: “Син кайсы яктан, солдат?” - дип сораган. Мин – Казан егете, дигән улым. Ул кеше: “Мин Кукмарадан һәм, әйдә, сине ашатам”,  - дип, шундагы кафеда тукландырып чыгарган. Ул кешенең исемен дә белмибез, ә без Аллаһның шул изге күңелле бәндәсенә шул көннән бирле рәхмәт әйтеп дога кылабыз.  Ничә елдан бирле күңелдән китми, һаман рәхмәт укыйм. Бәлки ул рәхмәтле бәндә дә онытмагандыр”.
Әлеге изге күңелле юлаучының якташыбыз икәнен белгәч, район газетасына хатны тулысынча күчереп бирергә булдым. Әлбәттә, күңел дә тулды. Чөнки бу солдат урынында һәрберебезнең улы, энесе, абыйсы, якын кешесе булырга мөмкин бит...
Хат авторы, Казанда яшәүче 71 яшьлек  Халидә апа Гәрәпшина белән элемтәгә кереп, шушы вакыйганың кайсы шәһәрдә булганын ачыкларга теләдем. Алдагы хатына өстәп, Халидә апа: “Улым Рөстәм, чыннан да, баллы әйберләр бик ярата иде. Хәтта хат язганда шоколад конфетны изеп, аз гына булса да тәмен авыз итсен дип, конверт эченә салып җибәрә идем. Ничек аны элек ачып алмаганнардыр?! Кукмара кешесе әле аңа кафеда ашатып чыгарудан тыш, өстәп акча да биргән, рәхмәт яугыры. Улым Рөстәм бу вакыйганың нәкъ менә кайсы шәһәрдә булганын ачык итеп әйтә алмады. Чөнки солдатларны Абаканга, Еланьнан Юргага күчергәннәр. Очрашу шул шәһәрләрнең берсендә тимер юл вокзалында булгандыр да инде. Тагын бер кабатлап әйтим әле: инде шактый еллар үтсә дә, минем өчен бу кешедән дә мәрхәмәтлерәк, яхшырак кеше юк. Аның яхшылыгы исемнән бер дә чыкмый”, - диде.
Райондашыбыз моннан 25 ел элек булган әлеге хәлне бәлки инде хәтерләми дә торгандыр. Шулай да кем иде икән ул?! Исән булса, әлеге рәхмәт сүзе аңа барып ирешер, һәм безнең белән элемтәгә чыгар әле дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев