Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Равия Каримуллина Кукмара районында Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирүнең ничек оештырылуын сөйләде

25 июньдә Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча Бөтенроссия тавыш бирүе башланды.

Коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә участокларда эш ничек оештырыла, иминлек чаралары күреләме? Сорауларыбызга ачыклык кертү өчен район башлыгы урынбасары Равия Каримуллинага мөрәҗәгать иттек.

- Равия Абдулловна, районда ничә тавыш бирү участогы бар? Алар үз эшен башлап җибәрдеме инде?

- Кукмарада – 10, ә авылларда 63 тавыш бирү участогы эшли. Төп тавыш бирү көне 1 июль булуга карамастан, бүгенге вәзгыятьне истә тотып, иминлекне тәэмин итү максатында халыкны кабул итү 25 июньнән башланды. Алдан тавыш бирү өчен участоклар 26, 29, 30 июньдә көндезге сәгать 14.00дән кичке сәгать 20.00гә кадәр, 27, 28 июнь – шимбә, якшәмбе көннәрендә 12.00-16.00 сәгатьләрдә үз тавыш бирүчеләрен көтә.  

Башка сайлаулардагы шикелле үк бу юлы да 18 яше тулган, Россия гражданины булган һәркем үз фикерен белдерә ала. Районда әнә шундый 40220 тавыш бирүче исәпләнә. Сайлау участоклары күрсәтелгән исемлекләр хезмәт коллективларына, йорт комитеты башлыкларына җибәрелде. Шулай ук яшәү адресы буенча үзеңнең участокны Россия Үзәк сайлау комиссиясе сайтында да табарга мөмкин. 

Яшәү урыны буенча тавыш бирүчеләрдән гаризалар күпфункцияле үзәктә, территориаль һәм участок сайлау комиссияләрендә, «Дәүләт хезмәтләре» интернет порталы аша 21 июньгә кадәр кабул ителде.

- Районда тагын башка тавыш бирү мәйданчыклары эшлиме?

- 16 июньнән тавыш бирү комиссияләренең һәммәсе дә үз эшен башлап җибәрде. Алар, тавыш бирүчеләр белән очрашып, халыкның фикерләрен исәпкә алдылар. Шулардан чыгып, шәһәребездәге күпфатирлы йортларның ишегалларында да 22 тавыш бирү урыны булдырылды. Мисал өчен, Кукмарадагы «Йолдызлык» балалар бакчасында урнашкан 1281нче сайлау участогын алыйк. Ул тирәдә күпфатирлы йортлар да, сайлаучылар да күп. Шунлыктан йорт яны территориясендә барлык таләпләрне дә искә алып, шатердан ясалган тавыш бирү урыны Королев урамындагы 5нче өй янында булачак. Район территориаль сайлау комиссиясе тарафыннан әлеге пунктларның графигы расланды. Эш көннәрендә иртәнге сәгать 9.00дән көндезге сәгать 13.00гә кадәр, ял көннәрендә иртәнге сәгать 8.00дән көндезге сәгать 11.30га кадәр аларда да тавыш биреп булачак. 

Ә инде 1 июль көнне тавыш бирү бары тик төп стационар участокларда гына оештырыла. 

- Өйдә тавыш бирү турында да әйтеп узсагыз иде.

- Башка сайлаулар вакытында комиссия вәкилләре өйгә килсен өчен бик җитди сәбәпләр кирәк иде. Бу юлы андый чикләүләр юк. Әгәр кеше: «Мин участокка барып тормыйм», - дип, телефоннан телдән әйтә, яисә язма рәвештә гариза бирә, аның теләген туганы, дусты, күршесе хәбәр итә икән, яшенә, сәламәтлегенә, тормыш хәле нинди булуга карамастан, мөрәҗәгать гражданнарның бердәм реестрына кертелә. Мондый төр гаризалар 16 июньнән башлап, 1 июль көнне кичке сәгать 17.00гә кадәр кабул ителә. 

Герметик пакетка битлек, перчатка, авторучка, дезинфекцияли торган салфетка, конверт, бюллетень, бланк алу өчен гариза формасы салынган була. Комиссия вәкиле күрсәтелгән вакытта тиешле адрес буенча бара, ишек тоткасына пакетны элә, кыңгырау төймәсенә баса һәм 1,5 метр читкә китә. Тавыш бирүче аңа ишек бусагасыннан гына үзенең паспортын күрсәтә, пакетны өенә алып керә, бюллетеньгә тамга сала һәм гариза белән бергә кире пакетка салып, ишек тоткасына чыгарып элә. Барлык бюллетеньнәр дә махсус сейфка куела һәм гомуми йомгак ясалган вакытта гына аннан алына.

- Йорт яны территориясендәге шатерларда һәм төп участокта тавыш биргән вакытта нинди иминлек чаралары күрелә?

 - Санитар-эпидемиологик хәл белән бәйле рәвештә тавыш бирү катгый саклык чаралары күреп үткәрелә. Районга барлык сайлаучыларга, күзәтүче һәм полиция хезмәткәрләренә җитәрлек бер тапкыр кулланыла торган битлек, перчатка һәм авторучкалар кайтты. Аларны һәркем үзе дә алып килә ала. Анысы – кешенең үз ихтыярында. Һәр көнне кичке сәгать 20.00дән соң участок биналары районның ветеринария хезмәткәрләре тарафыннан дезинфекцияләнә, бер сәгать узганнан соң юып, җыештырып чыгарыла. Аяк киемнәрен дезинфекцияли торган келәмнәр куела, алар һәрдаим алыштырып торыла. Участокларда куллар өчен дә антисептиклар бар. 

Шулай ук участокларга тән температурасын контактсыз ысул белән үлчәү өчен аппаратлар таратылды. Күрсәткечләр махсус журналга языла. Әгәр тавыш бирүченең тән температурасы югары икән, аңа аерым бер бүлмәдә тавыш бирү мөмкинлеге булдырыла. Дистанция саклау мөһим. Күзәтүчеләр, вакытлы матбугат чаралары да эшләячәк. Тавыш бирүче участокка килә, саклык чараларын күрә, комиссиягә битлеген төшереп йөзен һәм ачылган хәлдә паспортын күрсәтә, кулына бюллетень алгач кына исемлеккә имза куя. Яшерен тавыш бирү юлы белән тавыш бирелгәннән соң, бюллетень урнага салына. 

- Бюллетеньнәр турында да берничә сүз.

- Тавыш бирү өчен булган бюллетеньнәр рус һәм татар телләрендә басылган. Анда: «Сез Россия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләрне хуплыйсызмы?» - дигән бер сорау бар. Тавыш бирүче «әйе» яисә «юк» дигән җавапны сайлый һәм шул турыга тамга куя. Икесенә дә тамга куелган, яисә бернәрсә дә күрсәтелмәгән бюллетеньнәр бозылган булып исәпләнә. Үз фикерен белдерүче бу турыда да онытмасын иде. 
 

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk