Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Рашат Гарифуллин: Коррупция ул – көчсезләр юлы

Коррупциягә каршы көрәштә дәүләт һәм җәмгыятьтәге коррупцион күренешне киметергә, коррупциягә катнашы булган затларны ачыкларга һәм җәзага тартырга сәләтле конкрет чаралар мөһим роль уйный.

Рашат Гарифуллин, коррупциягә каршы тору буенча район башлыгының ярдәмчесе:

- Коррупциягә каршы көрәштә дәүләт һәм җәмгыятьтәге коррупцион күренешне киметергә, коррупциягә катнашы булган затларны ачыкларга һәм җәзага тартырга сәләтле конкрет чаралар мөһим роль уйный. Кеше, файда алу максатыннан, үзенең яки кемнең дә булса вазыйфасыннан законсыз файдалануда катнаша икән, ул да коррупция системасының бер өлешенә әверелә. Шулай ук арабызда үз гамәлләре өчен җаваплылык тоймаучылар да бар. Әгәр кеше законсыз рәвештә проблемасын хәл иткән һәм шуның белән дуслары алдында мактанган икән, димәк, ул җинаяти гамәлләреннән оялып тормый, җаваплылыктан курыкмый, үз үрнәген башкаларга да тәкъдим итә, ришвәтчелекне пропагандалый, дигән сүз.

Ришвәт төп коррупцион гамәл булып тора. Ул акча гына түгел, ә башка матди һәм матди булмаган кыйммәтләр: төрле хезмәт, ташламалар, социаль файда – вазыйфаи зат тарафыннан үз вәкаләтләрен гамәлгә ашыру яки гамәлгә ашыру өчен алынган «блат».

Коррупция бөтен беркем дә диярлек җөрьәт итми. Коррупция ул – көчсезләр юлы. Мондый кешеләр: «җирдә дә бар, һәм кайбер вазыйфаи затлар шуның белән яши, дигәннәрен еш ишетергә туры килә. Әмма коррупция фактлары турында хокук саклау органнарына хәбәр итәргә Барысы да шулай эшлиләр - димәк, миңа да ярый», - дигән принцип буенча фикер йөртә. Бәлки алар коррупцияне тулаем алганда гаеплидер дә, әмма аны табигый дип саныйлар һәм үзләре дә шуңа дучар булалар.

Россия Федерациясе Җинаятьләр Кодексында ришвәт алган өчен дә, биргән өчен дә җинаять җаваплылыгы каралган. Моның өчен хәтта 8 елга кадәр, ә инде аеруча зур күләмдә һәм оешкан төркем белән эшләнсә, 12 елга кадәр иректән мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Закон таләбен бозган һәркем җавап тотарга тиеш.
 
 
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен телефоннар:

  • Кукмара районы эчке эшләр бүлеге: 02, 8(84364) 2-70-80.
  • Район прокуратурасы: 8(84364) 2-65-51.
  • «Хезмәт даны» газетасы редакциясе: 8(84364) 2-65-59.
  • Коррупциягә каршы тору буенча район башлыгының ярдәмчесе: 8(84364) 2-64-06.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X