Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Рамис Мутиев: Кеше язмышын хәл итү - кыен эш

3 декабрь - Россиядә Юристлар көне. Бәйрәм уңаеннан Кукмара районы суды рәисе белән әңгәмә кордык.

- Рәмис Искәндәрович, Кукмарага хөкемдар булып билгеләнүегезгә өч ел вакыт узса да, күпләр әле сезне белеп бетерми. Шуның өчен сүзне үзегез белән таныштырудан башласак иде. Хезмәт юлыгыз, шәхси тормышыгыз да укучыларга кызыклы булыр дип уйлыйм.

- Миңа – 35 яшь. Түбән Кама районының Шереметьево авылында дөньяга килдем. Балачагым һәм үсмер вакытларым Түбән Камада узды. Шәһәрнең икенче номерлы татар гимназиясен тәмамлап, Казан федераль университетының юридик факультетына укырга кердем. Хезмәт юлым салым органнары системасында башланды. Шулай ук иминият компаниясендә дә эшләргә туры килде. 2009 елдан тормышым суд өлкәсе белән бәйләнде: Татарстан Югары судына хөкемдар ярдәмчесе булып урнаштым. Мин анда шактый гына саллы тәҗрибә тупладым, һөнәри яктан да үземне күрсәтә алдым. Россия Президенты Указы нигезендә 2017 елда Кукмарага хөкемдар вазыйфасына билгеләндем. Ә инде быелның 14 сентябрендә суд рәисе итеп сайландым. 

Гаилә хәлемә килсәк, мин – өйләнгән, ике балам бар. Улыбыз Камил күппрофильле лицейның 2 сыйныфында укый, ә Камиләбез балалар бакчасына йөри. 

- Район һәм аның халкы турында да фикерләрегез белән уртаклашсагыз иде. 

- Кукмара ул – үзенең киез итекләре, металл савыт-сабалары белән республикада гына түгел, Рәсәй һәм чит илләрдә дә дан тотучы район. Биредә нинди генә авырлыклар белән очрашырга туры килсә дә, үз йөзен югалтмаган, сүзендә тора, законда каралган механизмнарны үтеп бетермичә тынычланмый торган үҗәт халык яши. 

Шөкер, хөкемдарлар чыгарган карарлар республика күрсәткечләреннән югарырак булып бара. Бу – судта тәҗрибәле юристлар эшләү нәтиҗәсе. Без авырлыкларның барысына да әзер. Хөкемдар ул эш урынында гына түгел, бинадан чыккач та, үзенең закон сагында торучы зат булуын онытмаска тиеш. Законны үтәмәсәң, үзеңне тиешле дәрәҗәдә тотмасаң, кеше алдына ни йөзең белән күренергә кирәк? Исем алдан йөри, дигәнне дә онытасы түгел. Мин үзем Кукмарага билгеләнүемә беркайчан үкенмәдем. Алга таба да тырышып эшләргә исәп. 

- Кукмара районы судында башлыча нинди эшләр карала һәм алар арасында күңелегезгә тигәне бармы?

- Статистика мәгълүматларына караганда, быелның 9 аенда район судына 93 җинаять эше керде. Шуларның 83ендә 60 кешегә гаепләү карары чыгарылды. Алар иректән мәхрүм ителү, мәҗбүри һәм төзәтү эшләре, штраф түләү кебек җәзаларга тартылды. Тикшерү эшләре вакытында тикшерүчеләр үтенече белән 15 кеше суд тарафыннан сак астына алынды, ә бер кешегә өй аресты билгеләнде. Барлыгы 545 гражданлык эше керде. Алар арасында җир һәм торак белән бәйле бәхәсләргә китергән – 19, ә кредитлар буенча 80ләп эш каралды. 
Башка еллар белән чагыштырганда быел җинаять эшләре артты. Исерткеч эчемлек кулланып руль артына утыручылар да шактый.

Кайберләре закон таләбен бер генә түгел, хәтта икешәр-өчәр тапкыр боза. Үзләрен генә түгел, янәшәдәге кешеләрне дә куркыныч астына куюларын аңламыйлар шул. Телефон, компьютер мошенникларының тозагына эләгүчеләр дә күп. Явыз, мәкерле адәмнәр ятьмәсенә капмас өчен, район халкын сак булырга чакырам. Шәхси һәм банк картасы мәгълүматларын беркайчан чит кешеләргә әйтмәгез! 

Билгеле булганча, пандемия белән бәйле рәвештә илдә битлек режимы кертелде. Җәмәгать урыннарында, автотранспорт, тукталышларда һәркем саклагыч битлек кияргә тиеш. Тик менә таләпләргә бармак аша караучылар да аз түгел шул. Ярты ел эчендә район судында 1800дән артык административ эш каралды. Күпләр: «Мин ике-өч минутка гына салган идем, шунда да күреп алдылар. Бу юлы өйдә онытылып калган ид», - дип аклана. Кисәтү генә булырга тиеш, дигән фикерне, гомумән, баштан алып атарга кирәк. Безнең барыбызга да законны үтәү мәҗбүри. Ә инде аны бозучылар, һичшиксез, штрафка тартыла. 

Тагын шуны да әйтеп узыйм: әгәр хөкемдар тарафыннан сезгә «штраф түләргә» дигән карар чыгарылган икән, түләгән квитанцияне архивка күчерү өчен судка тапшырырга кирәк. Ә инде түләп тә сумкагызда йөртәсез, я өегезгә алып кайтып куйгансыз икән, квитанциянең төп нөсхәсе булмаганлыктан, без аны суд приставларына җибәрергә тиеш булабыз. 

Сорауның икенче өлешенә килсәк, әлбәттә, күңелгә тия торган эшләр дә бик күп. Минем өчен иң авыры – балаларга карата булган эшләр. Әйтик, ир белән хатын аерылышырга җыена. Гаиләдә балалар да бар. Берсенең дә ул-кызыннан аерыласы килми. Бүлешә алмыйлар, ике арада низаг чыга. Күп вакыт сабыйлар әниләре белән яши. Әмма арада газизләрен тәрбияләмәүче, ташлап калдыручы, балалар йортларына бирүче аналар да юк түгел. Карар чыгарганчы, барысы да яхшылап өйрәнелә һәм тикшерелә. 

Туганнарның мирас бүлешүләрен дә тыныч кына кабул итеп булмый. Кайчандыр бер йортның идәнендә тәгәрәшеп уйнап үскән бертуганнарның әти-әниләренең вафатыннан соң суд эскәмиясенә килүләрен рухи яктан бөтенләй аңлап бетермим. Русларда: «Не выноси сор из избы», - дигән мәкаль бар. Әлеге сүзләр һәркемгә дә кагыла. 

- Үзегез чыгарган хөкем карарлары өчен борчыласызмы?

- Әйе. Кеше язмышын хәл итү – бик авыр бит ул. Чөнки бер якта – зыян күрүче, икенче якта – гаепләнүче. Хөкемдарның бурычы исә дөрес карар чыгару, законда язылган җәзаны билгеләү. Беренче тапкыр ялгыш юлга кереп киткән кешегә аның вакыты кимрәк, ә инде сабак алмаган һәм икенче, я өченче тапкыр суд эскәмиясенә килеп утырган икән, андыйларга җәза, әлбәттә, максималь дәрәҗәдә бирелә. 

Без чыгарган хөкем карарлары Югары судка һәм башка инстанцияләргә җибәрелә. Алар барлык эшләрне дә өтер-ноктасына кадәр тикшерәләр. Хәзер Татарстан судларында кабул ителгән карарлар белән килешмәүчеләр Самара Кассацион судына да мөрәҗәгать итә ала.

- Коллектив турында да берничә сүз.

- Бездә 14 кеше хезмәт куя. Коллектив вакыт белән сыналган. Күбесе инде, өченче суд рәисе кул астында эшләп, шактый саллы тәҗрибә туплаган. Мин аларның һәммәсенә дә тулысынча ышанам. Шулай ук судта хезмәт куеп лаеклы ялга чыккан ветераннар белән дә аралашып торабыз. Остазларның төпле киңәшләре без – яшь буынга бик кирәк. Барлык хезмәттәшләремне һәм ветераннарны бәйрәм белән котлыйм, саулык, эшләрендә һәм тормышларында уңышлар телим.

- Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk