Рамил Сәлахетдинов: Артистны фәкать сәхнәдә генә бәяләргә мөмкин
Гадәттә, әлеге рубрикабызда без бер генә кеше белән әңгәмә кора идек, тик Римма һәм Рамил Сәлахетдиновларны бер-берсеннән башка күз алдына китереп булмый. Бүген бездә кунакта – мәдәният хезмәткәрләре, озак еллар район Мәдәният йортында хезмәт куючылар.
- Рамил абый, районыбызда озак еллар халык театры эшли. Аның барлыкка килү тарихына күз салсак иде.
- Район Мәдәният йортының да тарихы бик бай. 1930 еллардан бирле үзешчән түгәрәкләр: татар, драма театрлары матур итеп эшләп килде. 1960 елларда театрыбыз зур үсеш ала. Якташыбыз, шагыйрь, публицист, Россия һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фоат абый Галимуллинны хәтта театрга нигез салучы, дияргә була. Аннан Кәркәүч авылыннан чыккан якташыбыз, Татарстанның халык артисты, соңыннан Минзәлә театрында үз эшен дәвам иткән Рөстәм абый Муллин халык театры режиссеры булып эшли. 1973 елда Татарстанның халык артисты Нәҗип Нәҗмиев, әлеге эшне дәвам итеп, күп кенә классик әсәрләрне сәхнәләштерә. Шулай ук Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, композитор, бүгенге көндә “Баламишкин” гармунчылар ансамбленең җитәкчесе Илгиз Зарипов, язучы Рафаэль Сибат та халык театрын җитәкләде. Алардан калган мәдәни мирасны, күркәм традицияләрне мин 1985 елдан дәвам итәм. Бу дәвердә халык театры күп кенә әсәрләр сәхнәләштерде. Кәрим Тинчурин, Туфан Миңнуллин, Рабит Батулла, Шәриф Хөсәенов, Сәит Шәкүров, Данил Сәлахов әсәрләренә күбрәк игътибар бирелде. Чөнки ул авторлар татар театрында, чын мәгънәсендә, драматургиянең эталоны дип санала. Күбрәк халыкка ошаган әсәрләрне сәхнәләштерергә тырыштык. Халык театры даими рәвештә күп кенә конкурсларда, фестивальләрдә катнашып килә. 2000 елларда республика күләмендә Халык театры атналыгы үткәрелде. Без, анда ел саен катнашып, лауреат исеменә, 2009 елны Гран-прига лаек булдык. Бүгенге көндә ул Шамил Закиров исемендәге “Идел-йорт” төбәкара театр коллективлары бәйгесенә әверелде. 2014 елда Туфан Миңнуллинның “Бәйләнчек” дип исемләнгән пьесасын сәхнәләштереп, шулай ук Гран-при яуладык һәм микроавтобус белән бүләкләндек. Бүгенге көндә дә ул автобус безгә хезмәт итә. Моннан тыш, халык театры районда үткәрелә торган күп кенә чараларда, бәйрәмнәрдә дә еш катнаша.
- Соңгы елларда мәдәният нинди үзгәрешләр, кыенлыклар кичерде?
- Мәдәнияттә зур үсеш бара, яңа алымнар, төрле формалар, методик тәҗрибәләр кулланыла. Мәдәният министрлыгы, җитәкчелек тарафыннан да күп кенә таләпләр куела. Концертларның, театрларның һәм башка чараларның күләме генә түгел, ә сыйфаты да күз алдында тотыла. Бүгенге көн тамашачысы бик таләпчән. Шуңа күрә чараларны эстетик, сәнгати яктан үстерүгә нык игътибар бирелә. Кыенлыкларга килгәндә, пандемия вакытында онлайн режимда эшләргә туры килде. Ә сәнгать кешесе, режиссермы ул, хореограф, вокалистмы, тамашачы янында булырга күнеккән. Шулай ук онлайн режимда үткәрелгән бәйгеләрне бәяләргә дә кыен. Артистны фәкать сәхнәдә генә бәяләргә мөмкин. Шуңа да карамастан эш тукталмады, дәвам итте. Район гына түгел, республика күләмендә узган чараларда да катнаша алдык, челленджларга кушылдык. Районыбыз мәдәниятенең алдынгы урында баруы һәм министрлык тарафыннан яхшы бәяләнүе куандыра.
- Ә бүгенге көн мәдәниятендә нәрсә үзгәртер идегез?
- Мин үзем 1979 елда район Мәдәният йортына рәссам булып кердем. Аннан Мәдәният институтында режиссер һөнәрен үзләштереп, 1985 елны янәдән монда эшкә кайттым. 1980-1990 елларда республика, мәдәният министрлыгы тарафыннан үзешчән сәнгатькә репертуар һәм методик яктан ярдәм күрсәтәләр иде. Бүгенге көндә ул тукталды. Шуңа күрә күп кенә үзешчәннәргә: вокал, театр, бию коллективларына методик ярдәм җитми. Репертуар кытлыгы да сизелә: яңа пьесалар, композиторларның яңа әсәрләре кирәк. Хәзерге вакытта композиторлар күбесенчә профессиональ җырчылар өчен яза. Балалар сәнгатенә, үзешчән сәнгатькә махсус әсәрләр иҗат ителми башлады.
- Рамил абый, эх, моннан артист чыгар иде, дигән кешеләр калмадымы авылларда?
- Ел саен диярлек район күләмендә балалар һәм яшьләр арасында театр бәйгесен үткәреп барабыз. Шулай ук җирлекләр арасында үзешчән коллективлар өчен бәйгеләр уздырыла. Чыгышлар вакытында күп кенә талантлы яшьләрне күрәбез. Хәзер инде мөмкинлекләр заманасы. Мәдәният институтында театр факультеты да бар. Алабугада мәдәният һәм сәнгать көллияте, Казанда театр көллияте эшләп килә. Шуңа күрә теләгән кеше үзенең сәләтен үстерә, сайлаган юлы буенча бара ала. Без, көчебездән килгәнчә, һәрчак булышырга тырышабыз: методик ярдәм буламы ул, юлламалар бирүме. Ә инде өлкәннәргә килгәндә, күпмедер дәрәҗәдә вакытында тиешле ярдәм күрсәтелмәгән үзешчәннәребез дә, авыл яисә район сәхнәсендә уйнап, талантын күрсәтә ала, дияр идем. Бу – куанычлы хәл. Димәк, кеше, нинди һөнәр иясе булуына карамастан, үзенең урынын таба алган, хыялын тормышка ашырган. Үз чиратында, район мәдәниятен һәрвакыт баетып тора. Сүземнең кыскасы, районыбызда сәләтен үстерергә теләгән һәр кешегә юллар ачык, мөмкинлекләр бар.
- Римма апа, эшләгән чорда күңелегездә уелып калган кызыклы вакыйга бармы?
- Халык театрында эшләгән дәвердә спектакльгә бик нык әзерләнеп йөргән чак. Шулай реквизитларыбызны кызу гына төяп, авылга музыкаль комедия куярга чыгып киттек. Декорацияләребезне урнаштырдык, киендек, артистлар инде әзер. Театр башланып китәргә санаулы минутлар гына калды. Берзаман оператор: “Безнең музыка кайда?” - дип килеп сорады. Эзлибез-эзлибез – яздырган музыкаларыбыз беркайда юк. Шуннан авылдан бер машина табып, бер артисткабызны, ачкычлар тоттырып, район Мәдәният йортына кайтарып җибәрдек. Зал тулган, тамашачы җыелган. Нишләргә? Үзешчән артистлар алар күпкырлы талантка ия. Тамашаның беренче өлеше – театральләштерелгән концерт, дип игълан иттек. Кем нәрсә булдыра: беребез җырлый, беребез бии, кем шигырь, кем юмористика укый. Шулай итеп, без 30-40 минут концерт куйганбыздыр, ул тамашачының күңеленә бик хуш килде. Аннан музыкабыз да килеп җитте, һәм спектаклебез башланды. Ахырдан тамашачы, концерт өчен дә, спектакль өчен дә зур рәхмәтен белдереп, көчле алкышлады.
- Римма апа, бүгенге көндә нинди планнар белән яшисез?
- Мәдәният өлкәсенә зур гына бурычлар куелды. 2022 ел Россия күләмендә халыкларның мәдәни мирасын саклау елы, дип игълан ителде. Ә республикабызда ел цифрлаштыруга багышлана. Шул форсаттан, күп кенә тематик чаралар планга кертелде. Ә халык театрына килгәндә, “Идел-йорт” бәйгесендә бер елны Зур Сәрдек театры катнашса, икенче елны – Кукмара театры. Шулай ук республиканың күркәм мәдәни традициясенә әверелгән “Созвездие-Йолдызлык” фестивален үткәрергә җыенабыз. Алда бөек Тукайның туган көне көтелә, исламны кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган чараларыбыз планга кертелде. Монда дога, мөнәҗәт уку осталыгын бәяләргә ярдәм итә торган бәйгеләр, театральләштерелгән тамаша күздә тотыла. Чараларыбыз күп, аларны оештырырга мөмкинлекләребез чикләнмәс дип өметләнәбез. Тамашачыларыбызны чакырып калабыз.
- Рамил абый, режиссер һөнәрен сайламасагыз, кем булып эшләр идегез?
- Шундый кызык параллель бар. Мин табиблар янына барганда гел аларга шаярып сөйлим: без икебез дә бертөрле һөнәр сайлаганбыз. Сез – кешеләрнең тәнен, без кешеләрнең җанын дәвалыйбыз. Уртак кыенлыкларыбыз да бар. Тамашачы да пациентлар кебек бик таләпчән. Шифаханәдә еш кына табиблардан күп белгәндәй сөйләшүче авыруларны күрергә мөмкин. Мәдәниятне дә тәнкыйть читләп үтми. Мин балачактан ашыгыч ярдәм күрсәтүче, фельдшер булырга хыяллана идем. Рәсем ясарга да бик яраттым, шуңа күрә бу юнәлеш буенча китәргә туры килде. Ә рәссам булып эшләгәндә бер спектакльне бизәргә чакырдылар да, шул чакта театрның ничек күңелле, матур, кызык икәнен күреп алып, режиссер һөнәрен сайларга уйладым. Бу ике һөнәр – медицина һәм мәдәният – бүгенге көндә дә мине нык кызыксындыра.
- Рамил абый, Римма апа, әңгәмәгез өчен рәхмәт!
фото: район Мәдәният йорты архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев