Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Рамил Нигъмәтуллин дистанцион уку турында: Җанлы аралашу җитми

Кукмара районында дистанцион уку ничек оештырылган, күп балалы гаиләләрдә компьютерны ничек бүлешәләр, район газетасы журналисты шуларны белеште.

6 апрельдән Кукмара районының барлык мәктәпләре, өстәмә белем бирү учреждениеләре дә дистанцион уку төренә күчте.

Читтән торып уку турында укытучылар һәм балаларның да фикерләрен белдек.

«Дистанцион укуны бүгенге вәзгыять таләбе дияргә була. Аны тормышка ашыру өчен, без интернетта үз мәйданчыгыбызны булдырдык. Чөнки бүгенге көндә интернет сайтларында бөтен ил халкы эшли. Бу исә элемтәнең “эленеп” калуына китерә. Ә инде мәйданчык булу мондый проблемалардан коткара. Шулай ук безнең укучыларыбыз Россия күләмендәге интернет платформаларга да тоташкан. Әмма ни генә булса да, җанлы әңгәмәгә җитми шул. Читтән торып уку вакытында без укучыларга биремнәрне мәктәбебез сайты аша да юллыйбыз. Биремнәр үтәлгәч, укытучыларга җибәрелә, электрон журналда билгеләр куела. Мин үзем яңа дәрес темаларын аңлатканда презентацияләрдән файдаланырга тырышам, күбрәк экран аша күрсәтеп эшлим. Шактый гына дәрес материалы инде үзләштерелгәнлектән, хәзерге вакытта башлыча кабатлау өлеше бара. Төп дәүләт имтиханы, БДИга да әзерләнүне дәвам итәбез, ZOOM онлайн видеоэлемтә системасы аша консультацияләр үткәрәбез. Теманы авыр үзләштерүче балалар белән исә шәхсән якын килеп эшлибез», - ди Зур Кукмара мәктәбенең физика, информатика фәннәре укытучысы Рамил Нигъмәтуллин.

Гаиләдә өч-дүрт мәктәп яшендәге бала булганнар нишли, компьютерны ничек бүлешә икән?

«Без - Түбән Үрәс мәктәбе укучылары. Мин сигезенче сыйныфта укыйм. Аделина – алтынчы, Альмир – дүртенче, Адель – беренчедә. Һәрберебезнең дә көндәлек дәрес расписаниеләре билгеле. 25 минут укыйбыз, 15 минут ял итәбез. Көнгә алты сәгать дәрес керә. Өйдә компьютерыбыз бер генә булганлыктан, чиратлап утырабыз. Тиешле сайтларга күбрәк кәрәзле телефон аша керәбез, биремнәрне эшләп җибәрәбез. Авылыбызда интернет яхшы тота. Иң кечкенә энемнең дәресләрен хәзерләргә мин үзем булышам, әти-әнине борчыганыбыз юк», - ди Азалия Никонорова.

Фото: Алсу Сәляхетдинова/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев