Райондашыбызны кияүгә урлап китсәләр дә, язмышына үкенми
Шушы көннәрдә Максимовлар гаиләсендә булып, хуҗабикә белән ихластан аралашып, гомер йомгагын сүттек.
Римма апа Кызыл Чәчәк авылында туып-үсә. Милләте буенча удмурт булса да, татарча ялт итеп, бер ялгышсыз сөйләшә. Аңа өч яшь вакытта әтисе, гаиләсен калдырып, Пермь краеның Гремячинск шәһәренә чыгып китә. Ә инде ун яшендә кызның әнисе дә йөрәк авыруыннан мәңгелек йортка күчә.
«Ул вакытларны хәтердә яңартсам, хәзер дә күз алларым караңгылана. Ничекләр түзгәнмендер инде бердәнбер газиз кешемне югалту ачысына?! Бәхеткә каршы, балалар йортына алып китмәделәр, әнинең сугышта үлеп калган абыйсының хатыны үз гаиләсенә сыендырды, минем өчен әни дә, әти дә булды. Яхшы тәрбия биргәне, эшкә өйрәткәне, укытканы, кагып-сугып рәнҗетмәгәне, ятимлек ачысын тоярга юл куймаганы өчен мин аңа бик рәхмәтле. Сигезенче сыйныфны тәмамлагач, Кукмарадагы һөнәри-техник училищега укырга кердем. Ә инде ун айдан соң киез итек фабрикасына эшкә урнаштым. Тулай торактан бүлмә бирделәр, ялларга Кызыл Чәчәккә апа янына кайтып йөрдем. Бүгенге көндә, кызганыч, авылда төп нигезебез дә, туганнарым да юк...» — ди Римма апа.
Әңгәмәдәшемне күрше Филипповка авылы егете Николай урлап китә. Кияүгә чыгу нияте бөтенләй дә булмаган 19 яшьлек кыз ике ут арасында кала: инде нишләргә? Ташлап, кире өйләренә кайтса, күптәнге танышы Николай кызганыч, ә инде ризалык бирсә, мәхәббәтсез ничек яшәмәк кирәк?!
«Без ул көнне өч пар өйләнештек. Удмурт халкында кәләшнең башына яулык яптыру йоласы бар, мин исә иңемә генә салырга куштым. Күз яшьләре аша яңа тормышка аяк баскан идем, шөкер, тиздән гаилә коруыбызга 55 ел тула. Николай бик яхшы күңелле, тырыш, акыллы, сабыр булды, эчү-тарту белән мавыкмады, кадерләп, хөрмәт итеп яшәде. Мине урлап алып кайтуына беренче вакытларда үпкәләп йөрсәм дә, еллар узган саен, бер-береңә ияләнәсең икән ул, ярату да шул чагында барлыкка килә. Икең бергә ПМК-90 оешмасында эшләсәң, фатирны тизрәк бирәләр, дигәч, мин дә шунда урнаштым. 1972 елда тулай торактан бүлмә, ике елдан соң ике бүлмәле фатир алдык. 1993 елда фатирыбызны өч бүлмәлегә алыштырдык», — ди әңгәмәдәшем.
Николай абый пенсиягә кадәр ПМК-90да ташчы булып хезмәт куя, Римма апа да күп еллар ташчылар бригадасында эшли. Соңгы елларда оешманың тулай торагында вахтер, конторада җыештыручы вазыйфаларын башкарып лаеклы ялга чыга.
«Оешма таралгач, күңелгә бик авыр булды. 400ләп кешене эшле иткән иде бит ул. Кукмарада гына түгел, Актаныш, Саба һәм башка районнарга да командировкаларга барып, йортлар, клублар, мәктәпләр төзедек. Хәзер яши торган өйне дә үзебез җиткергән идек. Ул чагында бар хезмәт кул көче белән башкарылса да зарлануны белмәдек, рәхәтләнеп эшләдек», — ди алар.
Римма һәм Николай Максимовлар — өч бала әти-әнисе, җиде онык, бер оныкчык әби-бабасы. Олы кызлары Ирина гаиләсе белән — Филипповкада, Светлана Кама Тамагында яшиләр. Тик менә бердәнбер уллары Сергейның гына гомере кыска була шул: машинист ярдәмчесе булып эшләүче 41 яшьлек ир иртә белән эшкә барырга чыккан җирендә тукталышта йөрәк өянәгеннән вафат була.
«Сергейның үлемен бик авыр кичердек. Үзвакытында тикшеренеп, дәваланган булса, бәлки исән дә калыр иде. Бала хәсрәтеннән дә авыры юк. Ярый әле өченче сыйныфта укучы оныгыбыз көн саен мәктәптән безгә керә, аңа карап юанабыз. Борчу-хәсрәт берьялгызы гына килми. Улыбызның вафатыннан соң Николайның да, минем дә сәламәтлек какшады, ирем бер-бер артлы операцияләр кичерде. Исән-сау гына була күрсен, олыгайган көндә дә тигезлек бик кирәк», — ди Римма апа.
Өч яшендә әтисез калган кыз 61 елдан соң әтисе белән очрашу мизгелләрен дә күз яшьләре аша искә төшерде.
«Әни үзе үлгәнче мине Юдино бистәсендә яшәүче әтинең апасы белән таныштырган иде. Аның янына барыр алдыннан күрше әби янына көн саен кереп, татарча сөйләшергә өйрәнүемне яхшы хәтерлим. Ә менә әти белән бик соң, икебез дә олыгаеп беткәч кенә Яшел Үзән шәһәрендә очраштык. Аңа ул вакытта 84 яшь иде. Ун ел элек үзен төштә ничек күргән булсам, күрешкән көнне нәкъ шул кыяфәттә каршымда басып торды. Кулын артына куеп, янымнан узып китте дә бераздан кире борылып килде һәм: „Син миңа рәнҗисеңдер, кичер“, — диде. „10 яшемдә әни үлгәч, чыннан да, рәнҗедем, альбомдагы барлык фотоларыгызны мичкә яктым. Хәзер инде күңелемдә бушлык, сезгә карата берни юк. Әмма шулай да күрәсем килде“, — дидем. Кочаклаштык, елаштык. Өч улы да шунда иде, алар белән таныштырды, минем фоторәсемне йокы караваты янындагы тумбочкада саклавын әйтте. 85 яшьлеген Кукмарада каршы алырга ышандырган иде дә бит, кабат күрешүләр генә насыйп булмады, бер елдан соң әтинең операция өстәлендә гомере өзелүен хәбәр иттеләр. Шулай итеп, мин әтием белән табыштым да кабат аны югалттым. Бу юлы инде мәңгелеккә...» — диде ул.
фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев