Райондашыбыз, кул көрәше буенча Россия спорт остасы Рузия Габрахманова дүртенче тапкыр Россия чемпионы булды
Ул әлеге Чемпионатта 90 килограмм үлчәү авырлыгында ветераннар, ә аннан соң хатын-кызлар арасында сул һәм уң куллары белән көрәште.
Орел шәһәрендә кул көрәше буенча Россия Чемпионаты үтте. Бу бәйгедә 58 төбәктән 490 спортчы катнашты. Анда райондашыбыз, күп тапкыр Татарстан һәм Идел буе федераль округы турнирлары җиңүчесе, дүрт тапкыр Европа, өч тапкыр Дөнья чемпионы, кул көрәше буенча Россия спорт остасы исемен йөртүче Рузия Габрахманова дүрт тапкыр Россия чемпионы исемен алды.
Ул әлеге Чемпионатта 90 килограмм үлчәү авырлыгында ветераннар, ә аннан соң хатын-кызлар арасында сул һәм уң куллары белән көрәште.
Рузия Габдрахманова 14 яшьлек, Кукмара гимназиясендә укучы, Россия спорт остасына кандидат исемен алган кызы Аделина белән сентябрь аенда Болгариядә үтәчәк Дөнья Чемпионатына бару хокукын яуладылар.
Әлеге турнирда Рузиянең шәкерте, күппрофильле лицей укучысы, 14 яшьлек Риназ Камалиев та, уңышлы чыгыш ясап, икенче урынны алды. Аны шулай ук Болгариядәге Дөнья Чемпионаты көтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев