Райондашыбыз Бөек Ватан сугышы герое Нух Идрисовның туганы белән очрашты
Фирдавия Закированың бабасы геройның бертуганы.
Мин Атлас Булатов исемендәге күппрофильле лицейда инглиз теле укытучысы булып эшлим. Без, туган авылым Зур Кукмарадан 15ләп егет, 2022 елның май аенда Танькино авылына велоузыш ясадык. Әлеге авылда Советлар Союзы Герое Петр Воробьев яшәгән. Ул гомер иткән йортка мемориаль такта элдек, аның улы, туганнары, авылдашлары белән аралаштык. Танькино авылына сәяхәт мине Кукмара районыннан чыккан сугыш геройлары турында мәкалә язарга этәрде.
***
Битләнгер авылында яшәүче Фирдавия апа Закирова белән гыйнвар аенда аралашырга махсус бардым. Фирдавия апа – Икенче Бөтендөнья сугышы герое Нух Идрисовның туганы, төгәлрәк әйтсәк, аның бабасы – Нух батырның бертуган абыйсы.
- 1987 елда без Карелия Республикасына экспедициягә бардык. Әлеге республикада якташыбыз, авылдашыбыз, туганым, Икенче Бөтендөнья сугышында матросовчылар батырлыгын кабатлаган Нух Идрисов җирләнгән. Без аның каберлеген Батырлар зиратына күчереп күмү процессында катнаштык, - дип сүзен башлады Фирдавия апа. - Суоярви шәһәрендә хезмәт итүче урманчы бер кабергә тап була. Кабернең агач тактасында «...ух Идрисов» дип язылган сүзләрне күрә ул. Шуннан соң урманчы: «Шушындый кабер табылды», - дип, бөтен җиргә мәгълүмат тарата. Татарстан Республикасыннан язучы, якташ геройларыбызны эзләүче Шаһинур Мостафин, әлеге хәбәрне ишетеп, Карелия җирлегенә берничә экспедиция оештыра. Танышу максаты белән барган беренче экспедициядә Нух Идрисовның сеңлесе Шәмсеямал апа, кызы Гүзәл апа, оныгы Илшат абый катнаша. Мин дә барган икенче экспедициядә исә без, әлеге каберлекне урманнан алып чыгып, Батырлар каберлегенә күчердек. Нух Идрисовны Карелиядә онытмыйлар. Безнең сәяхәт вакытында Суоярви шәһәренең мәктәбенә, урамына аның исеме бирелде. Шулай ук туганыбызның музеенда булдык, пионерлагерьда да аның экспонатларын карадык. 2022 елны Кукмарабызга да Карелиядән кунаклар төркеме килгән иде.
- Нух Идрисовның җәсәден Кукмарага алып кайтып булмадымы? - дип кызыксынам үзеннән.
- Безнең күңелдә андый фикер дә бар иде. Ләкин аннан баш тарттык, чөнки ничә дистә еллар узгач, каберлек алып кайту дөрес булмас дип уйладык, - диде әңгәмәдәшем.
Нух Идрисов 1918 елны Кукмара районының Битләнгер (Аксыбы) авылында дөньяга килә. 12 яшеннән төрле эшләр башкара: хат ташучы, склад мөдире , бригадир, авыл советы рәисе булып хезмәт куя.
1941 елны, үзе теләп, Тәкәнеш авылыннан фронтка китә. Карелия җирләренә эләгә. 3 ел үзен-үзе аямыйча көрәшкәннән соң, 1944 елны фашистларга каршы сугышканда матросовчылар батырлыгы кыла: амбразураны күкрәге белән каплый.
Бүгенге көндә Нух Идрисовның ике оныгы исән: Илшат абый Зыятдинов Мамадыш районының Шәмәк авылында авыл җирлеге башлыгы булып эшли, ә Ләйлә апа Маннанова лаеклы ялда.
Экспедицияләрне оештырган Шаһинур Мостафин кызыклы ике факт сөйләгән булган: «Икенче экспедициядә каберлекне күчереп күмгәндә без хәйран калдык: якташыбызның чәче дә, тешләре дә сакланган иде, чөнки әлеге зират сазлыкта урнашкан. Сазлык аша кислород узмаганлыктан, таркалу процессы озак бара. Шулай ук кабер эчендә без 26 пуля таптык. Нух Идрисов нәкъ 26 яшендә һәлак булган. Әйтерсең лә, дошман, аның һәрбер яшәгән елына туры китереп, пуля аткан».
Бертуган сеңлесе Шәмсеямал апаның Нух Идрисов турында язган хаты
Абыем турында истә калганнар
1918 елда октябрь аенда данлы көрәш елларында Нух абыем туган. 1919 елның башында әти гражданнар сугышына китә. 1920 елның августында яраланып кайта. Мин туып бер ай торгач, әти декабрь аенда 12 яшьлек Исмәгыйль абый һәм башка күп авылдашлары белән Донбасска китә. Сугыш вакыты булганлыктан, поезд юлларында йөрү кыен, озак баралар. Донбасска җиткәч, бик күп авылдашлары белән әти дә ачка үлә. 12 яшьлек Исмәгыйль абый Донбасс урамында берүзе торып кала, аңа яхшы кешеләр очрап, балалар йортына тапшыралар.
Авылда әни ачлык елларында 5 бала белән кала. Әнинең 3 баласы: 14 яшьлек кызы, 8, 10 яшьлек малайлары ачка үлә. 1925 елда Исмәгыйль абый кайта, авыру була. Әни авыл бае Гатин Миннәхмәттә хезмәтче булып эшли башлый. 6 яшьлек апам, 9 яшьлек Нух абый, мин исән калабыз.
Еллар үтә, илдә ирекле совет хөкүмәте төзелә, һәм колхозлашу чоры җитә. Әни колхозга беренче булып керә һәм колхоз оештыруда актив катнаша. Нух абый әнинең авыр тормышын күреп үсә. Ул вакытта авылда мәктәп булмый. Миннәхмәт байның бер өендә балаларны укыта башлыйлар. 1930 елда Нух абый 4 сыйныф бетерә. 12 яшендә колхозда эшли башлый. Ат саклый, игеннәр суктырганда молотильняда ат куа. Абыйны акыллы һәм тәртипле малай икәнен күрәләр. 13 яшендә почтальон итеп куялар, әйбәт кенә эшли. 14-15 яшьләрендә клуб мөдире, комсорг булып эшли. 16-17 яшьләрендә бригадир курсына укырга җибәрәләр. Әйбәт кенә эшләгәч, 19-20 яшьләрендә туган авылында Ворошилов исемендәге колхозга председатель итеп куялар һәм партия сафына керә. 1938 елны Нух абый үзенең армия хезмәтенә китә, Комсомольск шәһәрен төзүдә актив катнаша һәм яхшы хезмәт итә. 1940 елның ноябрендә хезмәтен тутырып кайта. Кайтып берничә көн тору белән тагын да шул ук туган авылы колхозында председатель булып эшли.
1941 елның 22 июнендә явыз дошман сугыш башлагач, Нух абый сугышка китә. Казан шәһәрендә офицерлар курсында укый һәм, 3 ел сугышканнан соң, дошманны үз оясына куган вакытта батырларча һәлак була.
Язучы, сеңлесе Шәмсеямал
1975 ел, 20 февраль
Зөлфәт ХАФИЗОВ, Зур Кукмара
Фото: шәхси архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев