Район үзәк дәваханәсенең клиник лабораториясенең фельдшер-лаборанты Ләйсән Гаянова: Кечкенәдән табиб буласым килде
Аның биредә эшли башлавына апрель аенда 36 ел тулган.
Бу атнада лаборатор диагностика белгечләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте.
Аларның эш вазыйфаларын умарта кортларына тиңләргә була. Тәүлек буе башкарыла торган хезмәтләре артык күзгә бәрелеп тормый, ә кешелек тормышында, медицина өлкәсендә бик мөһим роль уйный. Лаборатория хезмәткәрләреннән кешенең сәламәтлеге, ә еш кына тормышы да бәйле, чөнки пациенты турындагы мәгълүматның 70 проценттан артыгын табиб анализ нәтиҗәләреннән ала, алар нигезендә диагноз куела, дәвалау чаралары билгеләнә.
Балтач районында туып-үсеп, Кукмарада гомер итүче Ләйсән Гаянова да — әлеге җаваплылык, җентеклелек, гадәттән тыш төгәллек һәм вак-төяккә кадәр игътибар итүне таләп итүче һөнәрнең иясе. Аның район үзәк дәваханәсенең клиник лабораториясендә фельдшер-лаборант булып эшли башлавына апрель аенда 36 ел тулган.
— Кечкенәдән табиб буласым килде, курчакларны да дәваладым, өйдәгеләремә дә уколлар «ясадым», — ди Ләйсән эш урынында берничә генә сүз алышкан арада. Вакыт тыгыз, чөнки бүген аның тәүлек буе кизү тора торган көне. — Медицина училищесында санитар фельдшерлыкка укысам да, санэпидемстанциядә урын булмаганлыктан, клиник лабораториягә килдем. Һәм беркайчан да үкенмәдем. Чөнки эшемне бик яратып, кирәкле хезмәт икәнен аңлап башкарам. Тормыш үзгәргән саен, заманча технологияләр дә кулланылышка керә, әнә кайбер анализларның мәгълүматларын хәзер компьютер аша да билгелибез.
Лабораториядәге кызларга ике ай дәвамында дәваханәнең төрле нокталарында эшләп алырга туры килә. Бер атна биохимия бүлегендә, бер атна терапиядә, бер атна үзәктә, бер атна башкасында... Ә Ләйсәнгә хирургия һәм балалар бүлекләрендә эшләү күңеленә ныграк ошый икән. Ак халатлы апаларын күрүгә елый башлаган сабыйларны тынычландыру өчен зур сабырлык таләп ителгәне бәхәссез. Бу яктан Аллаһы Тәгалә Ләйсәнгә сабырлыкны «өеп» биргән.
— Төрле холыклы пациентлар очрый, ә Ләйсән, үтә сабыр кеше буларак, һәркайсының күңеленә ачкыч таба белә, үз эшенә намус белән бик җаваплы карый, — ди клиник лаборатория бүлеге мөдире Светлана Нәҗипова. — Хезмәтебез, чыннан да, катлаулы, авыр, кызларга тәүлек буе эшләргә туры килә. Без — 4 табиб, 11 лаборант — һәркайсыбыз башкарган вазыйфабыздан канәгатьлек хисе алып, үзвакытында сыйфатлы хезмәт күрсәтергә тырышабыз.
Ләйсән пациентларын кабул иткән арада, Ядегәр һәм Нырты авылларында шәфкать туташы булып эшләүче Миләүшә Әсхәдуллина һәм Рәмзия Шәриповалар, кан бирергә килүче бер ханым белән аралашып алырга туры килде. Әлеге өлкән яшьтәге апаның: «Итагатьле, ягымлы, язгы ләйсән яңгырга тиң йомшак ул Ләйсән», — дигән сүзен дәвам итеп, коллегалары: «Лаборант буларак та, кеше буларак та ошый ул безгә. Хезмәтебез буенча гел бергә эшләгәнлектән, еш мөрәҗәгать итәргә туры килә. Кайчан килсәк тә, ачык йөз белән каршы ала, үтенечләребезне тыңлый, кыскасы, үз эшенең остасы ул», — диделәр.
...Битләнгер авылы егете Галиулла белән Ләйсән бер кыз һәм бер егет үстергәннәр. Гаиләләре белән җырга оста, диделәр. Күңелләрендәге җыр-моң гомерләре дәвамында тормышларын бизәп торсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев