Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Район электр челтәре оешмасын җитәкләүче Рөстәм Хаматов: Язмыш хыялымны бүләк итте

22 декабрьдә Энергетиклар көнен билгеләп үтәләр.

Килешерсезме икән: әлеге җитәкче турында газетабыз битләрендә бик аз сөйлибез, сөйләгән юк, дисәк дөресрәк тә булыр әле. Тормышыбызның яктылыгы, җылы булуы өчен тырышучы энергетика хезмәткәрләре, аларның эшчәнлеге турында язмалар газетабызда бирелсә дә, җитәкчеләре "күләгә«дә кала кебек. Бүген, нәкъ менә һөнәри бәйрәмнәре көнне «кунак бүлмәсенә» аны — район электр челтәре оешмасын җитәкләүче Рөстәм Хаматовны чакырдык. 

— Рөстәм Вәзитович, әйдәгез, сүзне үзегез белән таныштырудан, әти-әниегездән башлыйк әле. 

— Кукмарага килеп төпләнгәнче әлеге район белән бернинди дә бәйләнешем юк иде, дисәм хата булмас. Әмма әтием күршедә генә, Мамадыш районының Көмеш Күл авылында туып-үскән. Үсеп җиткәч, ул Донецк шәһәрендәге шахтага китә, анда инженер-энергетик булып эшли. Аннан комсомол юлламасы белән Таҗикстанның Курган-Түбә шәһәренә, мамык басуларын сугаручы каналларга энергетика буенча белгеч буларак җибәрелә. Әнием Равилә — Саратов өлкәсенең Алтата авылы татары, сугыш вакытында алар эвакуация белән Азия якларына күченә. Әти белән әни 1962 елны шунда кавыша. Әлфия апабыз инде вафат, абыем Ринат Кукмарада яши. Әти миңа 3 яшь вакытта вафат булды. Мин Курган-Түбәдә мәктәп, энергетика техникумын тәмамладым, өч ел хәрби-диңгез флотында хезмәт иттем. Гражданнар сугышы башлангач, бар нәрсәбезне калдырып, бу якларга күченеп кайттык. Тәкәнештәге Сельхозтехникада энергетик булып ике ел эшләгәч, тормыш шартларын тагын да яхшыртырга теләп, һәм алга таба үсеш өчен, гаиләбез белән 1995 елда Кукмарага күченергә булдык. 

— Һәм сез бирегә, элеккеге подстанциягә 27 яшегездә электрослесарь булып эшкә урнашкансыз... 

— Әйе, мин килгәндә, иске подстанция иде әле. Аннан соң 1997 елда яңасы төзелде. Ә, гомумән, Кукмарада подстанциянең тарихы бертуган Комаровлар, ягъни киез итек-киез комбинаты белән бәйле. Алар бу төбәктә энергетикага беренче булып нигез салган. Әле озак еллар дәвамында иске подстанция комбинат карамагында торды. Оешмабызның беренче директоры Виктор Калинин җитәкчелек иткән чорда Каенсар, Вахит, Нырты һәм Кукмараның үзендә подстанцияләр төзелде, Купканыкына реконструкция ясалды. Әлеге подстанцияләр шуның кадәр алга карап, ягъни киләчәкне уйлап төзелгән ки, алар хәзер дә барлык шартларга тулысынча җавап бирә. Район электр челтәре оешмасын җитәкләүче Рөстәм Хаматов:  Язмыш хыялымны бүләк итте

— Гомерегезнең 29 елы яраткан хезмәтегезгә — энергетика тармагына багышланган. Сезне техникумга әтиегезнең эшен дәвам итү теләге алып килдеме?

— Мин — нәселебездә өченче буын энергетик. Өлкән улыбыз Илдар — дүртенче буын, Казанда үзәк РЭСта мастер булып эшли. Икенче улыбыз Дилшат исә хәрби хезмәтне сайлады. Хәмәт бабам да авылда механик-энергетик булган һәм аңа Бөек Ватан сугышы вакытында бронь бирелгән. Әти дә шахтада эшләгәндә электрик-механик һөнәрен үзләштергән. Ә минем күңелем балачактан механикага тартылды. Бәлки эчке талантым, сәләтем булгандыр. Чөнки кечкенәдән бар нәрсәне үзем эшли, ремонтлый идем. Ир-ат эшенә берәүне дә чакырганыбызны хәтерләмим. Әни, техникумга укырга кергәч, 16 яшемә коляскалы «Урал» мотоциклы алып бирде. Аны да гел үзем сүтеп җыйдым. 

— Каш яныгыздагы яра эзе дә...

— Әйе, шул еллардан калган истәлек. Әни ул урынга, Совет заманы бит әле, киң скотч ябыштырып куйды да, мин яңадан чыгып йөгердем.

— Ватсаптагы рәсемегездә дә мотоциклчы-байкер фотосы куелган. Балачактагы мавыгулар хәзергәчә барамы әллә? 

— Әйе. Әни миңа өч мотоцикл бүләк иткән иде. Дүртенчесен үзем алдым. Әле хәзер дә йөрим. 15 яшьлек кызыбыз Адилә белән йортыбыздан ерак булмаган тау башына менеп китәбез дә, шул вакытта табигатьнең бар матурлыгы ачыла. Югыйсә, шул ук юлдан машина белән дә үтәсең бит инде, әмма андый кичерешләр сизмисең, гадәти кебек. Ә мотоциклда чыксаң, күңелгә тынычлык иңә. Техникага тартылу һәм аны тою — ул бердәм гармония. 

— Ә эш урыныгыздагы киштәдә Илһам Шакировның җыр китабы тора...

— Үскәндә җәй көне Көмеш Күлгә әби-бабай янына кайткач, без башка дөньяга эләгә идек. Татар теле, мәдәнияте, көнкүреше икенче бит. Күпләр читтә булсалар да, үзенең мәдәниятен, чыгышын сагына. Бу генетик яктан салынган. Һәм елына бер тапкыр концерт белән Курган-Түбәгә Илһам Шакиров килә иде. Анда билет алып булмый инде, зал тулы халык. Басып та торалар, тәрәзә төпләренә дә утыралар. Җырчы әле сәхнәгә чыкмый, күренми, әмма инде каяндыр тавышы килә, һәм әлеге моң әкренләп арта бара. Халкыбызның бөек җырчысы сәхнәгә килеп чыгуга, бар кеше сикереп тора, озак итеп кул чаба. Әле ул җырлый да башламаган! Шушы балачактан калган, аңа карата булган хисләр әле дә онытылмый, үзеннән җибәрми. Үзем җырлый алмасам да, өйдә Илһам Шакировны еш тыңлыйбыз. 

— Туган җирегез сагындырамы соң? Төшегезгә кергәлиме?

— Юк шул, керми. Быел барып кайттым. Андагы зиратта әти, күп кенә туганнар җирләнгән. Каберлекләрне тәртипләп куярга тырышам. Еш булмаса да, туган ягыма — Курган-Түбәгә баргалыйм. Без яшәгәндәге тормыш белән хәзергесе арасында аерма зур дип әйтмәс идем. Җитештерү булса да, белгечләр җитми, икътисадый яктан көчсез. 

— Рөстәм Вәзитович, яңадан эш урыныгызга әйләнеп кайтыйк әле. Тормыш сәхифәгезгә күз салсак, подстанциядә җиде ел электрослесарь булып эшләгәннән соң, ун ел мастер, соңрак баш инженер булып күтәрелгәнсез, 2018 елдан оешманы җитәклисез. Шушы еллар эчендә район энергетикасы зур үзгәрешләр кичерде, шулай бит?

— Энергетикада да шундый тар юнәлеш бар: планлы һәм аварияле ут өзелү, электр утын сүндерү. Ул САИДИ һәм САИФИ дип атала. Шушы эш бездә, ягъни Татарстанда Европа дәрәҗәсендә куелган. Автоматлаштыру, цифрлаштыру әлегә булмаса да, классик энергетика дәрәҗәсе буенча без Россиядә соңгы ун елда лидерлар исемлегендә. Хезмәтебездә иң мөһим күрсәткеч ул — электр энергиясе югалуны киметү. Тулы табыш алу өчен, без кулланучыларның өзлексез электр энергиясеннән файдалануларын тәэмин итәргә тиеш. Шуңа күрә техник караулар үткәргәндә дә утны өзмичә, көчәнеш астында эшлибез. Юк, бу куркыныч түгел. Чөнки хезмәткәрләр өйрәнелгән, инструкция нигезендә изоляцияләнгән махсус техника, инструментлар, киемнәр белән. Эш күләменең 30 проценты көчәнеш астында башкарыла. 10 ел шулай эшлибез инде.

— 2021 елда оешмагыз барлык күрсәткечләр нәтиҗәсендә республикада беренче урынга лаек булган иде. Шулай ук дөньяда беренче булып энергетика оешмалары арасында бронза медаль алдыгыз.

— Хезмәтебез «Сакчыл җитештерү» дигән принципка бәйләнгән. Әйе, Япониянең «Тойота» компаниясеннән килеп аудит үткәрделәр һәм эш күрсәткечләребез буенча бронза медаль белән бүләкләделәр. Энергетика хезмәтеннән башка тормышны хәзер күз алдына да китерү авыр. Шуңа күрә ул елдан-ел үсешкә ирешүне таләп итә. Безне һәрдаим укыталар, җитәкчелек итү алымнарын камилләштерәләр. Әйтик, элегрәк җитәкче кабинетының ишеге ябылмый да иде, моңа өстәп, берөзлексез телефоннар шалтырый. Ә хәзер барлык эш моментлары күп очракта мастерлар, баш инженер карамагында хәл ителә. Шәхсән үзем биш төрле тар юнәлешне контрольдә тотам. Һәркем үзенең нәрсә башкарасын яхшы аңлый, күрә. Дөрес, беренче мәлдә аларга өйрәнү авыррак булды, ә нәтиҗәдә эш күрсәткечләребез күпкә яхшырды. Мин, җитәкче буларак, хәзер 70 процент административ-хуҗалык эшләре белән шөгыльләнә алам. 

— Әле күптән түгел генә урамда 40 градуслы салкын булганда, берничә авылда ут сүнеп торды. Салкында монтерларыгызга ут чыбыкларын ялгау аеруча авыр булгандыр инде? 

— Әйе, бу турыда безгә хәбәр 3.04 сәгатьтә килеп иреште. Кизү торган бригада чыгып карау үткәргәндә, салкын булганлыктан, чыбыклар өзелгәнен ачыклады. Алар карауны башка урыннарда да дәвам итте, һәм чыбыкларны ялгарга икенче бригада җыелды. Чыннан да, эш киемнәре шундый түбән температурада эшләрлек итеп тегелсә дә, алюминий чыбыкны тарттыру, салкын бетон багана һәм башкалары да монтерларыбыз өчен җиңел түгел. Әмма иң авыры салкын һава торышы түгел, ә бозлы яңгыр яуганнан соң өзелгән чыбыкларны ялгау. Монтерларга шакыраеп каткан киемнәре белән багана башында ничектер селкенергә, эшләргә туры килә.

— Электромобильләр көннән-көн кулланылышка күбрәк керә бара. Безнең районда да электр белән йөрүче берничә машина бар. Әмма электрдан зарядка алу станцияләре әлегә юк. Бу яктан да үзгәрешләр көтелмиме? 

— Күптән түгел генә булган бер киңәшмәдә «Челтәр компаниясе» ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Илшат Фәрдиевтан Кукмарада да шундый станция куюларын сорадым. Чөнки районыбызга килгән кунаклар бу яктан уңайсызлык кичерергә мөмкин. Дөрес, безнең оешмабызда мондый станция бар, теләүчеләр анда керә ала. 

— Сөйләшүебезне гаиләгә кагылышлысы белән төгәлләп куйыйк әле. Эштән өйгә кайткач нишлисез, әйтик, Зөлфия ханымга өчпочмак пешерү өчен ит турарга булышасызмы? 

— Дөресен генә әйткәндә, юк. Чөнки аш бүлмәсе минем өчен түгел. Ә менә эретеп ябыштыру хезмәтеннән тыш, барлык ир-ат эшен дә үзем башкарам. Безнең гаиләдә язылмаган закон бар: эштән кайткач, ярты сәгать чамасы бер-беребезгә комачауламыйбыз. Кичке аштан соң көндәлек тормышыбызны уртага салып сөйләшеп алабыз да мин, хезмәтемнән тулысынча арыныр һәм күңелем белән ял итәр өчен, гаражга чыгып китәм. Гаражым җылытылган, анда 1971 елда чыккан мотоцикл тора, шуны тулысынча сүттем, буядым, җыйдым. Аның белән ике ел рәттән Җиңү парадында катнаштым. Шулай ук беренче чыгарылыш Газ-69 автомобиле дә гаражда үз чиратын көтә. Аның белән дә 9 Майга әзерләнәм. Элек китаплар да укый идем, аеруча Валентин Пикульнең иҗаты ошый, күңелемә якын. Бар китабын да диярлек укып чыктым. Хәзер китап укуны ташладым шул. Техникадан тыш, спорт белән шөгыльләнә идем: җиңел атлетика, йөзү буенча ярышларда катнаштым. Хәзергә алары да вакытлыча арткы планга күчте. Иң мөһиме шул — минем очракта язмыш, хыялымны тормышка ашырып, яраткан һөнәремдә эшләргә мөмкинлек бирде. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев