Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Район электр челтәре коллективы парадта ретро машинада җилдерәчәк

Соңгы ике елда электр челтәре коллективы парадка 1970 елгы “Урал-2” мотоциклы белән чыккан булган.

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы якынлаша. Бу көн һәркемнең йөрәгендә аерым урын ала. Шуңа күрә тантаналы, күңелләрне җилкендерерлек әлеге чарадан берәү дә читтә калмый. Районыбыз оешма-предприятиеләре дә бу көнне парадка чыга. Район электр челтәре коллективы парадка алдан ныклап әзерләнеп куйган. Моның өчен бөтен атрибутика, киемнәр булдырылган. 

Район электр челтәре оешмасы начальнигы Рөстәм Хамматов – ватанпәрвәр җитәкчеләрнең берсе. Аның белән бергә коллективы да шул рухта яши һәм эшли. Быел коллективтан җиде кеше, хәрби булып киенеп, парадка чыгачак.

– Без, электр челтәре оешмасы буларак, һәрвакыт Җиңү парадында катнашып килдек. Соңгы елларда анда Бөек Ватан сугышы чорына караган техникаларны җыеп, ретро стильдә чыгыш ясау теләге уянды. Эштәгеләрне дә моңа тартам, райондагы башка кызыксынучы егетләр белән дә аралашып торабыз, – диде ул.

Соңгы ике елда электр челтәре коллективы парадка 1970 елгы “Урал-2” мотоциклы белән чыккан булган. Ә быел аңа иптәшкә яшьтәше – ГАЗ-69А машинасы да өстәләчәк. 

– Бу машинаны миңа дустым бүләк итеп бирде. Ул бик начар хәлдә иде, гади генә итеп әйтсәк, металлолом. Аны оригиналдагыча җыеп чыгу, ремонтлау өчен ике ел вакыт кирәк булды. Токарь, слесарь, мастер, механик һәм башка белгечләр белән барлыгы егермеләп кеше әлеге эштә катнашты. Аларның күбесе – кукмаралылар. Бәхеткә, ярый әле арабызда чын күңелдән ярдәм итүчеләр бар. Бу машинаның парадта катнашачагын белгәч, аларга бер тиен түләнмәсә дә, ихластан булыштылар. Чөнки моңа зур кертемнәр кирәк иде. Бүгенге көндә машина тулысынча әзер, йөри һәм алга таба тагын бик күп еллар йөрер дип ышанып калам, – дип, уй-теләкләре белән уртаклашты Рөстәм Хамматов.

Машинаның зур тарихы бар дип сөйләде җитәкче. Ул 1970 елгы, Польша двигателе белән эшләнгән. Заманасына күрә ат көче зур, тиз йөрешле. Беренче чиратта, мондый машиналарны командирларга тапшыра торган булганнар. 

– Ретро булып исәпләнсен өчен, махсус 50 еллык машина эзләдем. Һәм аны Казан шәһәреннән таптым. Мондый машиналар бар, әмма Польша двигательлесе юк. Без хәтта тәгәрмәчләрен дә СССР заманындагы, оригиналын таптык, – диде Рөстәм Вәзит улы. 

“Урал-2” мотоциклының да электр челтәренә килү тарихы белән кызыксындык. Аны җитәкче Яр Чаллы шәһәреннән алып кайткан икән. Ә мотоцикл безгә якын гына урнашкан Сосновкадан булып чыккан. Дөресен генә әйткәндә, аны кабат туган якларына алып кайттык, диде ул. 

– Парадта катнашасы егетләргә киемнәрне дә сугыш чорындагы кебекне булдырдык, билгеле, оригиналын табуы бер дә җиңел булмады. Әмма хәзерге заманда мөмкинлекләр бик зур. Аларны заказ биреп кайтарттык, кайберләрен үзем таптым. Активрак егетләребез өйләреннән, туганнарыннан сугышта катнашкан бабайларының орден-медальләрен алып килделәр. Алар да безнең белән парадка “чыгачак”. Үзебезнең чыгышыбыз белән кешеләргә бабайларның батырлыгы мәңгелек булуын күрсәтәсебез килә. Без алар китергән Җиңүне истә тотарга һәм хөрмәтләргә тиеш. Минем әни ягыннан бабаем Сафук Хәбибуллин да Бөек Ватан сугышында катнашкан, Курск дугасы сугышларында көрәшкән. Шунда яраланган, әмма калган язмышы әлегә кадәр билгеле түгел. Үзем дә эзләнүләр алып барам, Үзәк архивка да яздым, тик бүгенге көндә документлар яшерен, алардан файдаланырга рөхсәт юк. Шуңа күрә бабаемның калган язмышы турында берни дә белмим, ул хәбәрсез югалган дип исәпләнә. Бәлки киләчәктә бу эзләнүләрнең нәтиҗәсе булыр. Әмма ничек кенә булмасын, без бабайларның батырлык­ларын онытырга тиеш түгел, алар безгә Җиңү китергән, – диде Рөстәм Хамматов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев