Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Район башлыгы Сергей Димитриев православие дин әһелләре белән очрашты

Киңәшмәдә авылларда эшләп килүче чиркәүләрнең бүгенге көнгә торышы, төзелеп килүче дин йортларының ни дәрәҗәдә эшләнелгән булуы турында фикер алыштылар.

Бүген район башлыгы Сергей Димитриев православие дин әһелләре белән очрашты. Киңәшмәдә авылларда эшләп килүче чиркәүләрнең бүгенге көнгә торышы, төзелеп килүче дин йортларының ни дәрәҗәдә эшләнелгән булуы турында фикер алыштылар. Очрашуга Кукмара Петропавел чиркәве настоятеле Сергий Елисеев, Нырья авылы протоиерие Леонид Прокопьев, Югары Чура авылы храмы настоятеле Рафаил Федоровлар, Үрәсбаш чиркәвен төзүдә башлап йөрүче Любовь Сергеевалар чакырылган иде. 

-Районыбызда күпмилләтле халык яши. Безнең бурыч милләтара мөнәсәбәтләрне ныгыту. Бу эштә авыл җирлеге башлыкларының, чиркәү дин әһелләренең эшчәнлеге зур әһәмияткә ия, — диде Сергей Димитриев. 

Яңа дин йортларын салу, искеләрен яңарту буенча бүгенге көндә районда зур күләмле эшләр алып барыла. Югары Чура һәм Танькино авылында мәдәни мирас үрнәге булган чиркәү төзекләндерелә, Кукмараның Южный микрорайонында, Кызыл Тау, Урта Комар авылларында дин йортлары салыначак. Билгеле булганча, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл килеп, бу изге эшләргә башлангыч биреп киткән иде. Үрәсбаш авылында чиркәү төзелеше инде төгәлләнеп килә.

-Бүгенге көндә районыбызда ике якшәмбе мәктәбе эшли, — ди Кукмара Петропавел чиркәве настоятеле Сергий Елисеев. — Кукмарада һәм Нырьяда булган әлеге белем йортларында 5 яшьтән алып 16 яшькә кадәр булган 60 бала укый. Әлеге юнәлештә безнең эшлисе эшләр күп әле. Киләчәктә Чарлы авыл җирлегендә урнашкан храмны яңартырга ниятлибез. Бүгенге көндә инде анда төзекләндерү эшләре башланды.
Сергий атакай районыбызда дин тотучыларның күбәюе шатлыклы күренеш дип басым ясап китте. 

-Кайчандыр Кукмара чиркәвен салганда «Нәрсәгә саласыз аны? Кем йөрер микән анда? » дип сораучылар күп булды. Белгәнегезчә, хәзер Сергей Димитриевның, җирле халыкның ярдәме белән төзелеш эшләре ел дәвамында бара. Хәзер мондый сораулар бирүче юк. Халык көннән-көн дингә тартыла. Бу гаиләләрнең нык булуына, сәламәт балалар тууга, тирә-юньдәгеләрне хөрмәт итүче райондашларыбыз артуга китерә, — диде ул сүзен йомгаклап.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk