Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Район башлыгы Сергей Димитриев Күкшел клубында алып барылучы төзекләндерү эшләре белән танышты

Хәзерге вакытта биредә төзекләндерү эшләре әкренләп ахырына якынлашып килә.

«Мәдәният» илкүләм проекты буенча Камышлыда 50 урынга исәпләнгән яңа мәдәният йорты салына, Байлангар, Ядегәр, Күкшел авылларында мәдәният учаклары, Кукмара төбәкне өйрәнү музее капиталь төзекләндерелә. «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасы буенча Югары Чура һәм Поршур авылы клублары ремонтлана, Үрәсбаш авылы клубы республика программасы буенча үзенең икенче яшьлеген кичерә.

Район башлыгы Сергей Димитриев, «Мәдәният» илкүләм проекты буенча капиталь төзекләндерелүче Күкшел авылы мәдәният йортында булып, биредә алып барылучы ремонт эшләре белән танышты һәм төзүчеләргә бурычлар билгеләде.

Мәдәният йорты мөдире Ләйсән Заһидуллина сүзләренә караганда, 1964 елда сафка баскан бинада бүгенге көнгә кадәр зур күләмле ремонт эшләренең башкарылганы булмаган.

— Узган елның декабрендә төзүчеләр эшкә керешкәннәр иде, ярты ел вакыт эчендә бинаны яңадан сүтеп җыйдылар дисәм дә ялгыш булмас. Элеккеге клубның эзе дә калмады: түбә, идән-түшәм, ишек-тәрәзәләр барысы да яңартылды. Электр челтәре алыштырылды, өстәмә утлар куелды, канализация эшләнде, су кертелде. Киенү-чишенү, бию бүлмәләре, бәдрәфләр ясалды. Фойе, сәхнә, тамаша заллары, китапханә — һәммәсе дә искиткеч булачак, — ди җитәкче. — Безнең «Агымсу» гармунчылар, «Туган як моңнары» дигән ансамбльләребез, биюче кызларыбыз бар. Яшьләребез бик күп һәм актив. Сабантуй алдыннан матур итеп «Сөрән салу» йоласын үткәрәбез, бер чарадан, истәлекле датадан да читтә калмыйбыз. Ремонттан соң тагын да яңа көч белән, илһамланып эшләрбез, иҗат дөньясында кайнарбыз дип ышанам.

Хәзерге вакытта биредә төзекләндерү эшләре әкренләп ахырына якынлашып килә.
Сүз уңаеннан: әлеге бинада почта бүлекчәсе дә урнашкан. Аңа исә аерым керү юлы ясалган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев