Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Район башлыгы Сергей Димитриев кукмаралыларны һәм районыбыз кунакларын Россия көне белән котлады

Илебездә һәрчак тынычлык һәм үзара аңлашып яшәү булсын иде, диелә котлауда.

12 июнь – Россия көне уңаеннан район башлыгы Сергей Димитриев кукмаралыларны һәм районыбыз кунакларын бәйрәм белән котлады:

– Россия көне – патриотизм, хезмәт, җәмгыятьтәге бердәмлек һәм татулыкны, икътисадый һәм рухи яңарышны гәүдәләндерүче, Россиядә яшәүче күпмилләтле халыкларның дуслыгын, уртак тарихыбызны чагылдыручы бәйрәм. 
Һәр буын ил тарихына үз битләрен яза, үзенең эш-гамәлләре белән кереп кала. Илебезнең олы тарихы һәр төбәк, һәр район, һәр авыл һәм һәр гаиләнең кечкенә тарихыннан туплана. Безнең буын һәм кукмаралылар язган битләр матур эшләр, казанышлар белән тамгалансын иде. 
Бәйрәм белән сезне, барыгызга да исәнлек-саулык, барлык якты хыялларыгызның тормышка ашуын телим. Илебездә һәрчак тынычлык һәм үзара аңлашып яшәү булсын иде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев