Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Радик Юлъякшинның иң зур хыялы нинди?

Бүген Радик Юлъякшинга 30 яшь тулды.

Туган көне алдыннан җырчы Тatar-today порталына интервью биргән һәм зур хыялы белән уртаклашкан.

"Шоу-бизнеста Европа йолдызлары кебек югары дәрәҗәгә ирешергә телим, ә иң зур хыялым - Мәскәүдә «Олимпийский» стадионын җыю", - дигән ул.

Радик юбилеена туры китереп җырчы рэпер Альберт Нурминский белән бергәләп яңа трек яздырган. Башкорт һәм татар эстрадасы йолдызлары «Мин сине яратам» җырын ике телдә башкаралар. Композиция 20 майда чыгачак.

Шулай ук Иркә белән башкарылган дуэт та Элвин Грейның фанатлары өчен туган көн бүләге булды. «Иркәләмә» дигән яңа җыр бүген эксклюзив форматта Татар радиосында яңгырады.

Шушы көннәрдә Элвин Грей Мәскәүгә тулысынча күчеп китәргә ниятләве белән уртаклашты.

фото: Инстаграм

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk