Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Рәдиф хәзрәт Тимергалиев мөселманнарны Ураза бәйрәме белән котлады

Шушы фазыйләтле айны мөселманнар ихлас гамәл-гыйбадәттә үткәрергә тырышты, диелә котлауда.

Хөрмәтле мөселман кардәшләр! Кукмара мөхтәсибәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне 
Ураза гаете белән ихлас күңелдән тәбрик итәм!

Аллаһның олуг рәхмәте белән айлар солтаны булган 2024нче елның Рамазан ае үтеп тә китте. Бу елгы Рамазан ае салкынча булып, ураза тоту башка елдагылардан җиңелрәк булды дип әйтергә була. Шушы фазыйләтле айны мөселманнар ихлас гамәл-гыйбадәттә үткәрергә тырышты: ураза тотты, тәравих намазлары укыды, сәдакаларын бирде, мохтаҗларга ярдәм итте. Менә без, ислам динендә олуг саналган бәйрәмнәрнең берсен — мөбарәк Ураза гаетен каршы алабыз. Бер яктан Ураза гаете — шатлык, сөенеч көне, чөнки мөселманнар әҗер-савапларын өмет итеп, «Аллаһның әмерен үтәдек» дип куана. Шул ук вакытта бәйрәм көнне күңелләребезне сагыш-моңсулык та биләп ала, чөнки бердәм булып ураза тоткан көннәребез, күмәкләшеп ифтар мәҗлесләрендә катнашкан кичәләребез, тәравих намазлары артта калды һәм бихисап әҗер-савапларга ия булган, аеруча тәкъвалык белән уздырылган изге мөбарәк ай тәмамланды. Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа сәләме һәм рәхмәте булсын): «Әгәр дә сез Рамазан аеның барлык фазыйләтләрен белсәгез, аның ел буе булуын теләр идегез» — дигән.

Аллаһы Тәгалә тоткан уразаларыбызны, кылган гыйбадәтләребезне, догаларыбызны кабуллардан кылсын! Ураза гаете һәркемнең күңелен иман нуры белән нурландырсын, йортларыбызга бәрәкәт, иминлек, ил-көннәребезгә тынычлык, шатлык һәм бәйрәм рухы китерсен, игелекле эшләргә һәм гамәлләргә әйдәсен, яңадан-яңа якты өметләр алып килсен! Барлык чирләр бездән китсен! Сугышларны бетерсен, егетләребез исән-имн әйләнеп кайтсын, вафат булганнарга безне догачы итсен Раббыбыз, күкләребез аяз, бәйрәмебез мөбарәк булсын!

Ихтирам вә изге догалар белән Кукмара районы имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев