Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Пычак урта мәктәбендә капиталь ремонт эшләре төгәлләнә

Белем йортында Өлге, Арпаяз, Пычак, Әсән-Елга авылларыннан, шулай ук Кукмарадан килеп, 83 бала белем-тәрбия ала.

2000 елның 1 сентябрендә файдалануга тапшырылып, тәүге тапкыр балаларны кабул иткән белем йортын хәзер танырлык түгел. 

«Ике катлы мәктәпнең гомуми мәйданы — 1660 квадрат метр. Бүгенге көндә анда яңартылмаган бер генә почмак та юк. Төзүчеләр демонтаж эшенә февраль аенда керештеләр. Ишек-тәрәзә, электр, җылылык челтәре, су, канализация системалары алышынды, идәннәргә плитә җәелде, диварлар, түшәмнәр дә өр-яңадан ясалды, яңа видеокүзәтү, янгын турында хәбәр итү җайланмалары куелды», — ди мәктәп директоры Радик Давыдов. 

Пычак урта мәктәбендә капиталь ремонт эшләре төгәлләнә

Мәктәпнең ике катында да өстәмә кабинетлар ясалган, хәтта уен, тренажер залы да бар. Спорт белән шөгыльләнгән вакытта кызлар һәм малайлар өчен киенү-чишенү бүлмәсе, душ кабиналары — бар да заманча. 

«Ремонт вакытында төп керү юлы да үзгәртелде. Территория коймалап алынды, хәзерге вакытта анда төзекләндерү: газон печәне чәчү, яшел зона булдыру эшләре бара. Тротуарларга брусчатка җәелде, ә инде ашханәгә азык-төлек алып килә торган аерым юлга исә асфальт түшәлә. Шулай ук транспорт тукталышы ясалачак, парктан Өлге авылы башына кадәрге юл да асфальтлана», — дип сүзен дәвам итә җитәкче.

Радик Леонидович сүзләренә караганда, мәктәп эченә бер генә дә иске җиһаз кертелми. Химия һәм биология кабинетларына, лабораторияләргә кирәк-яраклар кайта башлаган инде. Шкафлар, стеллажлар, компьютер, ноутбук, интерактив такта, парта-урындык һәм башкалар — барысы да яңа булачак.

Белем йортында Өлге, Арпаяз, Пычак, Әсән-Елга авылларыннан, шулай ук Кукмарадан килеп, 83 бала белем-тәрбия ала. Быел беренче сыйныфка 7 бала керә. Балаларны мәктәпкә автобус йөртә. 

Пычак урта мәктәбендә капиталь ремонт эшләре төгәлләнә

Биредә тырышып эшләүче хезмәткәрләр белән дә аралашып алдык. Югары Чурадан Валерий Данилов әлеге өлкәдә 1985 елдан икән. 40 ел эчендә төзелеш эшенең энәсеннән җебенә кадәр өйрәнгән. 

«Без башта кешеләргә буралар бурый идек, инде менә өч ел төзелеш компаниясендә хезмәт куям. Райондагы мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йортларын төзекләндерәбез, яңа объектлар төзибез. Кукмара өченче урта мәктәбенең яңа корпусында да эшләдек, кирпеч салдык, түбә яптык. Шөкер, нәрсәгә тотынсак та булдырабыз. Пычак урта мәктәбе дә бик матур килеп чыга. Бинаның эчке өлешендә плитәләр ябыштырдык та хәзер территориягә чыктык. Яшел зонадагы җәяүлеләр юлына мәрмәр валчыклар түшибез», — ди Валерий абый.

Төзүчеләрнең хезмәте бик авыр. Әмма шулай да зур тәҗрибәле хезмәткәрләр зарлана торганнардан түгел. 

«Олыгаябыз инде. 55–60 яшьлекләр дә бар арабызда. Әкренләп үзебезгә алмаш әзерлибез, төзелеш эше серләренә яшьләрне өйрәтәбез. Хезмәт хакын яхшы түлиләр. Һәркем тырышып, сыйфатлы булсын дип эшли», — ди ул.

фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев