Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Пычак авыл җирлегендә халык җыены узды

Җирлектәге 13 шәхси эшмәкәр һәм 5 фермер хуҗалыгы игенчелек, яшелчә, җиләк һәм чәчәк үстерү белән мәшгүль.

Өч авылны берләштерүче Пычак авыл җирлеге соңгы елларда аеруча үзгәрде, төзекләнде. Узган елгы эш нәтиҗәләренә багышланган җыенда җирлек башлыгы Габделфәт Нәфыйков халыкның тормыш-көнкүреше, авылларда башкарылган эшләр турында сөйләгәндә дә моңа инандык.  

- Җирлектә барлыгы 305 хуҗалык исәпләнә һәм 789 кеше яши. Башка еллар белән чагыштырганда читтән килүчеләр хисабына халык саны арта. Ике яшь гаилә җирлеккә күчеп кайтса, буш торган биш йортка яңа хуҗалар килде. Арпаяз, Пычак, Әсән-Елга авылларының өчесендә дә тырыш, хезмәт сөючән халык яши. Бүгенге көндә шәхси хуҗалыкларда 239 баш мөгезле эре терлек асрала. Аларның саны 2023 ел белән чагыштырганда ким булса да, ат асраучы хуҗалыклар күбәйде. Өч авылга 58 баш савым сыер, 914 баш сарык, 77 баш ат исәпләнә, - ди Габделфәт Нәфыйков. 

Әлеге җирлектәге эшмәкәрләрнең шөгыльләре башка җирлекләргә караганда үзгә. Бу турыда җыен барышында район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Чулпан Хәнәфина дә билгеләп үтте. Җирлектәге 13 шәхси эшмәкәр һәм 5 фермер хуҗалыгы игенчелек, яшелчә, җиләк һәм чәчәк үстерү белән мәшгүль.

Әйтик, Таһир Бариев фермер хуҗалыгы умартачылык һәм җиләк җитештерү белән шөгыльләнә. Пычак авылында яшәүче Илнур Кашапов сарымсак һәм чәчәк үстерә. Арпаяздан Ирек Сәләхетдинов теплицада кыяр, помидор гына үстереп калмыйча, узган ел ачык грунтта - 2.5 гектар мәйданда кыяр да үстереп, укучыларны һәм авылдашларын җәйге айларда эш белән тәэмин иткән. Эшмәкәр шулай ук кыярны тозлап сату технологиясен дә өйрәнә икән. 

Соңгы елларда Әсән-Елга авылында “Акъяр” чишмәсе бәйрәме, авыл көннәре үткәрү матур традициягә әверелде.

Узган ел Арпаяз авылы тарихы турында иганәче Фәнил Хурамшин ярдәме белән китап эшләнелде. Китап Арпаязда узган “Авыл көне” бәйрәмендә халыкка тәкъдим ителде. Бүгенге көндә Әсән-Елга авылы тарихы китабы языла. Бу төбәкне төзекләндерүгә, яңартуга тумышы белән шушы авылдан булган  Илнар Хафизов зур ярдәм күрсәтә. 

Әсән-Елга модульле китапханәсе инде алтынчы ел яңа форматта эшли. Алар балалар һәм өкәннәр белән төрле кызыклы чаралар, күренекле якташларыбыз белән очрашулар үткәрелә. Әсән-Елга мәдәният йорты “Иң яхшы Мәдәният йорты” конкурсында катнашып, акчалата премиягә лаек булган. 

Авылларны төзекләндерү үзара салым программасы нәтиҗәсендә 292 мең 600 сум күләмендә акча җыелып, дәүләттән 1 миллион 485 мең сум булып кайткан. Бу акчаларга Әсән-Елга авылында Ершовка карьерыннан 200 тонна таш сатып алынып, 220 мең сумга Яр буе урамындагы 400 метр юлга ком түшәлгән, таш җәелгән, яңа фельдшер –акушерлык пункты каршысына шулай ук ком-таш җәелгән. Бу эшләргә 300 мең сум акча тотылган. Мәчет каршындагы иске хуҗалык территориясен чистартканда 50 мең сумлык эш башкарылган. 100 мең сумга су насосы, янгын сүндерү өчен помпа алынган. Пычак авылында балалар өчен мини-футбол мәйданчыгыны сеткасы корылган, Мәнәй чишмәсен төзекләндрүгә 200 мең сум акча тотылган. Янгынга каршы бер гидрант урнаштыруга 9 мең сум акча киткән. Арпаяз авылында 600 метр су торбасы алыштырылган, гидрант куелган, бу эшләр өчен 400 мең сум акча тотылган.

Шулай ук авыллардагы юлларны кардан чистарту, ут баганаларындагы лампочкаларны алыштыру өчен 125 мең сум акча киткән. 

Саба урман хуҗалыгы җирлектәге тау битләренә 45 гектар мәйданга буразналар сызып, апрель-май айларында биредә каен, чыршы, нарат, карагай агачлары утыртылган. 

Җирлекнең узган ел биш программада катнашуы нәтиҗәсендә көнкүреш объектлары төзелгән, яңартылган. 

Җирлектә хәл ителәсе мәсьәләр дә бар. Пычак урта мәктәбе капиталь төзекләндерүне сорый, Арпаяз авылына клуб төзү, юл салу, Пычак клубына ремонт кирәк. Әсән-Елга авылының Яр буе һәм Вагыйзь Җиһаншин урамнарындагы юлны төзекләндерү дә көн кадагындагы мәсьәлә булып тора. Җирлек халкы шулай ук пенсияләрне авылга китереп тарату мәсьәләсен дә хәл итүне сорады. 

Җыенда мошенникларның төрле ысуллар ярдәмендә халыкны алдалуларын һәм алар кармагына эләкмәү өчен ниләр эшләргә кирәклеге турында эчке эшләр бүлегенең тикшерү бүлеге җитәкчесе Эльвира Закирова бик үтемле һәм аңлаешлы итеп сөйләде. Шулай ук 117нче янгын сүндерү-коткару часте начальнигы урынбасары Газинур Хәевның да чыгышын җыенга килүчеләр кызыксынып тыңладылар.

Шунысы сөенечле, 2023 һәм 2024 елларда бу җирлектә бер янгын чыгу да теркәлмәгән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев