Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Путин Россиядә югары белем дәрәҗәләрен үзгәртү турындагы карарны имзалады

Быел һәм киләсе уку елында илдә яңа системага күчү буенча сынау проектын гамәлгә ашыру башлана.

Россия Президенты Владимир Путин югары белемнең өч дәрәҗәле системасын кертү турындагы карарга имза куйды. Документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында чыкты, дип яза "Татар-информ" МА.

Быел һәм киләсе уку елында илдә яңа системага күчү буенча сынау проектын гамәлгә ашыру башлана. Аны алты югары уку йортында гамәлгә ашыралар, шул исәптән Мәскәү авиация институтында һәм Мәскәү педагогика дәүләт университетында.

Документта югары белем бирүнең база һәм махсуслаштырылган дәрәҗәләре каралган, шулай ук һөнәри белем дәрәҗәсенең берсе - аспирантура. Югары белемнең база дәрәҗәсен алу вакыты 4 елдан 6 елга кадәр тәшкил итәчәк.

Махсус югары белем бирү кысаларында уку йортларында магистратура, ординатура һәм ассистентура программалары, 1 елдан 3 елга кадәр стажировка узу мөмкинлеге карала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев