Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Путин: Мобилизациянең икенче дулкынына ихтыяҗ юк

Россия Президенты бүген зур матбугат конференциясе барышында елга нәтиҗә ясый.

Мобилизациянең икенче дулкынына ихтыяҗ юк. Бу хакта бүген Россия Президенты Владимир Путин туры элемтә һәм зур йомгаклау конференциясе барышында әйтте, дип яза «Татар-информ» МА.

Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, өлешчә мобилизация вакытында 300 мең кеше җыелган. Шуннан соң Хакимият контракт нигезендә хәрбиләрне җыюга күчә. Кичәге көнгә армиягә 486 мең кеше кергән. Һәм Ватанны сакларга әзер ир-атлар агымы кимеми, дип ассызыклады президент. Көн саен бөтен ил буенча хәрби комиссариатларга 1,5 мең волонтер килә.

Путин шулай ук билгеләп үткәнчә, беренче дулкыннан мобилизацияләнгәннәр үз эшен бик яхшы башкара. Аларның 14е Россия Герое булды. Хәзер 244 мең кеше сугыш зонасында.

Владимир Путин бүген зур матбугат конференциясе барышында елга нәтиҗә ясый. 

Фото: туры трансляциядән кадр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев