Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Путин Бөек Ватан сугышы ветераннарына пенсия арттыру турында законны имзалады

Яңалык ветераннарның кайбер категорияләре өчен элек гамәлдә булган чикләүне бетерә

Россия Президенты Владимир Путин Бөек Ватан сугышы ветераннарына пенсияләрне арттыруны күздә тоткан законга кул куйды. Тиешле документ хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында урнаштырылган.

Яңалык ветераннарның кайбер категорияләре өчен элек гамәлдә булган чикләүне бетерә. Аның нигезендә пенсия исәпләп чыгарганда хәрби хезмәткәрләрне акчалата тәэмин итү тулы күләмдә исәпкә алынмый (хәзерге вакытта коэффициент 72,2 процент тәшкил итә).

Сүз гамәлдәге армия составында хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан фронтовиклар, «Ленинградны саклаган өчен» медале белән бүләкләнүчеләр һәм сугыш вакытында яралану, контузия яки имгәнү нәтиҗәсендә балачактан инвалид булган кешеләр турында бара.

РИА Новости мәгълүматлары буенча, түләүләр аена уртача 9,5 мең сумга артырга тиеш. Закон кул куелган көннән үз көченә керә.

  • «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек Татарстанда Җиңү көненә 1481 ветеран акчалата яңа түләү алырга тиеш, дип хәбәр иткән иде.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев