Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Президент үз тавышын Кремльгә якын участокта бирде

Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов тавыш бирү участокларында Роспотребнадзор таләпләренең үтәлешен тикшерде.

Президент Рөстәм Миңнеханов Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүнең беренче көнендә сайлау участогында булды һәм үз фикерен белдерде. Бу турыда «Татар-информ»га республика Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Галимова сүзләренә караганда, Рөстәм Миңнеханов традицион рәвештә Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты бинасындагы участокта тавыш биргән.

«Рөстәм Миңнеханов Роспотребнадзор таләпләре буенча эшнең ничек оештырылуы белән кызыксынды. Аңа бинаны даими дезинфекцияләп тору, дистанция саклау һәм битлек-перчатка киеп йөрү режимы турында сөйләделәр. Ул барлык саклану чараларын үтәүнең мөһимлегенә игътибар юнәлтте», — диде Лилия Галимова.

 Республика Президенты татарстанлыларга мөрәҗәгатендә республикада федераль үзәк һәм шәхсән РФ Президенты Владимир Путин ярдәме белән масштаблы программалар гамәлгә ашырылуын әйтте. Бүген Татарстан күп күрсәткечләр буенча алдынгы төбәк. Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү булган казанышларны ныгыта. Моннан тыш, коронавирус пандемиясе шартларында гражданнарның һәркемгә дә үтемле һәм сыйфатлы медицина ярдәмен, социаль яклануын тәэмин итү өлешендә төзәтмәләр зур әһәмияткә ия булды.

фото: tatarstan.ru
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk