Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Президент кушуы буенча Татарстанда мәктәп каникуллары 19 марттан башланачак

Республикада 15 апрельгә кадәр кертелгән махсус санитар-эпидемиологик режим массакүләм чараларны күчерүне күздә тота.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мәктәп укучыларының язгы каникуллары вакытын, коронавирус таралу куркынычы янау сәбәпле, бер атнага алгарак күчерергә кушты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

«Татарстан Республикасы Президенты йөкләмәсе буенча мәктәп каникуллары башлану вакыты күчерелде. Алар 19 марттан башлана. Шулай ук республика Президенты мәктәп каникулларын озайтырга кирәк булган очракта, Казан шәһәрендә дистанцион белем бирү мәсьәләсе буенча эшләргә кушты», — дип билгеләп үтте Галимова.

Татарстанда 15 апрельгә кадәр кертелгән махсус санитар-эпидемиологик режим массакүләм чараларны күчерүне күздә тота.

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев