Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Полиция хезмәткәрләре Кукмара районында ат урлаучыларны эзли

Явыз ниятле кешеләр хуҗалык территориясенә кергәннәр, һәм бикләвечне ватып, ат абзарын ачканнар һәм шуннан “Русский тяжеловес” токымлы, кара төстәге айгырны алып чыкканнар

19 сентябрьгә каршы төндә районыбыздагы бер шәхси хуҗалыктан ат урланды. Җинаять урынына килгән полиция хезмәткәрләре шуны ачыкладылар: явыз ниятле кешеләр хуҗалык территориясенә кергәннәр, һәм бикләвечне  ватып, ат абзарын ачканнар һәм шуннан “Русский тяжеловес” токымлы, кара төстәге айгырны алып чыкканнар. Аның югалуын хуҗалар иртән генә күргән. Әлеге хәл буенча җинаять эше ачылган.

Полиция хезмәткәрләре әлеге җинаятькә кагылышы булган затларны эзли. Терлек ияләренә аларны саклау чаралары күрергә, абзарларны төнгә нык, ышанычлы йозаклар белән бикләргә тәкъдим ителә. Күпләп мал асраучыларга сакчы эт алу яхшы булыр. Урлау очрагы булганда кичекмәстән полициягә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Урлау турында ни дә булса мәгълүм, яисә бу җинаятьне кылуда катнашкан затларны белүчеләр бар икән, район эчке эшләр бүлегенең дежур частена 02 яки 2-70-80 телефоннары, яисә 2-65-36 “Ышаныч телефоны” аша хәбәр итүегезне сорыйбыз.

фото: Михаил Захаров, Татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk