Полиция начальнигы урынбасары Илгиз Әхәтов мошенниклардан сак булырга чакырды
2023 елда Кукмара районында банк карталарыннан акча урлау белән бәйле 103 җинаять эше теркәлгән булса, 2024 елда әлеге сан 140ка җитте.
Мошенниклар халыкны талауның нинди генә юлларын уйлап тапмый. Банкларның иминият хезмәткәре буларак яисә башка финанс оешмалары исеменнән шалтырату, СМС-хәбәрләр юллау, теге яисә бу хезмәт күрсәтү, товар саткан өчен аерым түләү турында социаль челтәрләрдә, төрле интернет-сайтларда язышу, социаль хезмәткәр, табиб сыйфатында йортларга үтеп керү, инвестицияләр белән кешеләрне алдау һәм башкалар.
Алдау юлы белән акча үзләштерүчеләр турында һәрдаим аңлату эшләре алып барылуга карамастан, кызганыч, кырыгалдарларның тозагына төшүчеләр саны кимеми, көннән-көн арта гына. 2023 елда Кукмара районында банк карталарыннан акча урлау белән бәйле 103 җинаять эше теркәлгән булса, 2024 елда әлеге сан 140ка җитте. Шуларның 28е ачылды һәм судка җибәрелде, 125 җинаять эше туктатылды. Район халкына барлыгы 43 миллион сумнан артыклык зыян килде. Саннарга күз салсак, алар саллы. Кемдер 7 миллион 824 мең, 3 миллион 92 мең, ә кемдер 1 милион 950 мең, 1 миллион 713 мең, 1 миллион 465 мең сум акчасын югалтты.
Соңгы вакытта мошенниклар «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша актив һөҗүм алып бара.
Интернет-кибетләр, ягъни маркетплейс мәйданчыклары белән бәйле булган мошенниклык орчаклары да шактый.
Районда, инвестиция платформаларында акча эшләргә телим дип, төпсез коега төшүчеләр дә юк түгел.
Бәлага юлыкмас, ялган юл белән акча үзләштерүчеләрнең кармагына эләкмәс өчен һәркемне уяу, игътибарлы булырга чакырам. Интернет аша нидер сатып алганда иң элек сатучы турында булдыра алган кадәр күбрәк мәгълүмат тупларга кирәк. Телефонга килгән бернинди парольне дә чит кешегә, аеруча пароль сорап шалтыратучыларга әйтәсе түгел.
Таныш түгел номердан элемтәгә чыгучы «Дәүләт хезмәтләре» порталында шәхси мәгълүматларның, банк счетларындагы акчаларның иминлеге турында сүз кузгатса, тиз арада сөйләшүне туктатыгыз. Якыннарыгызга, туганнарыгызга, аеруча өлкән яшьтәгеләргә бу хакта аңлатыгыз, мошенниклык төрләре турында сөйләгез.
Тагын шуны да онытмагыз: банк хезмәткәре беркайчан, телефоннан әйтеп торып, сезгә кулыгыздагы акчаларны банкомат аша билгесез счетларга күчерергә мәҗбүр итми. Игътибарлы булыгыз!
Ялган корбаны булган очракта кичекмәстән «02», «112» номерларына шалтыратуыгыз сорала.
Илгиз Әхәтов, район эчке эшләр бүлеге полиция начальнигының оператив эшләр буенча урынбасары
фото: «Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев