Поч.Кучук җирлегендә мәгариф учреждениеләренең яңа уку елына әзерлеге тикшерелде
Поч.Кучук урта мәктәбенә Кенәбаш, Чигайка, Синәр, Поч. Кучук, Иске Кенә, Княгор, Красный Октябрь авылларыннан килеп укыйлар.
Район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Нияз Ризванов җитәкчелегендәге төркем, Поч.Кучук урта мәктәбендә, белем йорты белән бер түбә астында урнашкан балалар бакчасында, Кенәбаш авылы балалар бакчасында булып, мәгариф учреждениеләренең яңа уку елына әзерлеген тикшерде.
Мәктәп, балалар бакчаларында башкарылган ремонт эшләре, объектларның санитар-эпидемиологик, бина һәм корылмаларның техник торышы, су, җылылык, канализация, электр белән тәэмин ителеш, азык-төлек блокларының балаларны тукландыруга әзерлеге, укыту кабинетлары, остаханә, спорт залларының җиһазландырылу дәрәҗәсе, санитар, янгын һәм хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлеше, мәктәп яны участокларының торышы — боларның һәрберсе комиссия тарафыннан бәяләнде.
Поч.Кучук урта мәктәбе директоры Алмаз Фәйзрахманов сүзләренә караганда, белем йортына Кенәбаш, Чигайка, Синәр, Поч.Кучук, Иске Кенә, Княгор, Красный Октябрь авылларыннан килеп укыйлар. Балаларны мәктәпкә автобус йөртә.
«Бу уку елында белем йортында 74 бала белем-тәрбия алыр дип көтелә. Беренче сыйныфка 8 укучы керә. Поч. Кучуктагы һәм Кенәбаштагы балалар бакчаларында 8әр бала тәрбияләнәчәк. Мәктәп яны-тәҗрибә участогы 1 гектар мәйданны алып тора. Шуның 70 сутыена бәрәңге, ә калган өлешенә кишер, чөгендер, кәбестә, суган һәм башка яшелчәләр утыртабыз», — ди Алмаз Факыйф улы.
фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев