Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Почтальон династиясе Кукмара районында яши

Бу стажны иң беренче булып җыя башлаган Гөлсинур апа 37 ел гомерен әлеге хезмәткә багышлап, авылдашларының хөрмәтен яулаган.

Почтальон - авыл җирендә иң кирәкле һөнәрләрнең берседер ул. Ник дисәң, авыл халкының тормышын алардан башка күз алдына да китереп булмый бит. Алар газета-журналлар, хатлар тарата, пенсияләрне алып килә, коммуналь хезмәтләр өчен түли, алай гына да түгел, кирәк-ярагын сата, шул арада һәркем белән аралашырга, хәл-әхвәлен белешеп, кайгы-шатлыкларын уртаклашырга да җитешә. Адай авылыннан Хәертдиновлар гаиләсенең почтальон стажы ярты гасырдан артып китә. Бу стажны иң беренче булып җыя башлаган Гөлсинур апа 37 ел гомерен әлеге хезмәткә багышлап, авылдашларының хөрмәтен яулаган.

Ул Адай авылында алты балалы ишле гаиләдә дөньяга килә. Әтисе итекче, шәлче була, бер дә тик торырга яратмый. Балаларына да шундый тәрбия бирә. Иртәнге сәгать алтыда йокыларыннан уятып, хезмәткә өйрәтеп үстерә. Әтиләренә итек басарга көянтә-чиләк белән чишмәдән су ташу балаларга йөкләнгән була. “Эшләдек, әмма заманасына карата без җитеш, рәхәт тормышта үстек”, - дип искә ала авылдашым балачагын. Гөлсинур апа хәзерге вакытта лаеклы ялда, әмма ул әле дә тик торырга яратмый: көнне беренче кояш нурлары белән каршылый, сыер да асрый, балалар, оныклар дип яши.

- Хат ташучы булып, бик яшьли - 7нче сыйныфны тәмамлагач эшли башладым. Аңарчы бер-ике мәртәбә басуга яшелчә утыртырга бардым, аннан бер тапкыр фермага төштем. Элек абзардан сәнәк белән тирес чыгаралар иде. Шул вакытта хуҗалык рәисе Зариф абый Гыйбадуллин безнең эшләгәнне карап тора икән. “Менә кайчаннан бирле күзәтәм, синнән дә җитезе юк монда. Әйдә, утыр әле мотоциклга, мин сине Купкага алып менәм, хат ташучы булырсың”, - диде. Ул елларда почта бүлекчәсе Купка авылында урнашкан иде. Шулай итеп, бүлек җитәкчесе Зәмзәмия апа мине эшкә алды. Миннән алда эшләгән хат ташучы шулай ук Гөлсинур исемле иде, аяклары сызлагач, аңа эшеннән туктарга туры килгән.
Япь-яшь кызның иртән-иртүк эшкә китеп, кич караңгы төшкәч кенә кайткан вакытлары күп була. Юлларда берүзем ничек курыкмыйча йөргәнмен, дип, хәзер үзе дә шакката ул.

- Тормыш бит,  төрле чак булды, әмма нинди генә авырлык күрергә туры килсә дә, хезмәтемне ташламадым, яратып башкардым. Әтиемнең бик тә эшләтәсе килде, булдыра алган кадәр ярдәм итте. Өйдә чагы туры килсә, Әшәлче күпере (Адай белән Аш-Буҗи авылы арасындагы күпер) янына кадәр кулына лампа тотып, җәяүләп, тамагын кыра-кыра мине каршы алырга килә иде. Ул вакытта җайлы гына фонарьлар да юк бит әле, - диде Гөлсинур апа. – Элек техника очрап утыртса сөенә идек. Яшь чакта җитез дә булганбыз: чылбырлы трактор, комбайннарга да сикереп кенә менә идем. Хәзер яшьләрнең үзләрен генә өйдән чыгарып җибәрергә куркып торалар.

Башта  хезмәт көне өчен эшләргә туры килә, аннан соң тиеннәр белән булса да акча түли башлыйлар. Авылда анысын да йә печән, йә ашлыкка тотып калалар.

Гөлсинур апаның тормыш юлдашы Нургали абый да Адай авылы егете була. Әтисе сугышка киткәндә, ул үрмәләп кенә йөри торган сабый килеш кала. Аңа яшьли тормыш дилбегәсен үз кулына алырга туры килә.  Хуҗалыкта тракторда, комбайнда эшли, алдынгы механизаторларның берсенә әверелә. Алар биш балага гомер бирәләр. Гөлсинур апа декрет ялында озаклап утыра алмый: ике айлык бишек баласын калдырып, эшкә чыгарга туры килә. Берсеннән-берсе кечкенә сабыйларны карашырга биеме булыша. “Без Нургали белән иртән чыгып китәбез, кич кенә кайтып керәбез. Кайнанама да җиңел булмагандыр, авырта иде. Әмма шулай да кызларым караулы булдылар, чиста йөрделәр”, - ди Гөлсинур апа. Авыл җирендә йорт-кура тирәсендә мәшәкатьләр күп бит: чишмәдән су ташырга, мал-туар, кош-кортын карарга кирәк... Ә кичләрен хатын-кызлар шәл, косынка, оекбашлар бәйләгәннәр. Тора-бара кызлар кул арасына керә башлый, әти-әниләренең төп ярдәмчеләренә әверелә.

- Берсендә караңгы көз көне кич белән эштән кайтып барам, күрәм: каршыга яна-сүнә бер ут килә. Мин барам, ул да бара, туктасам, ул да тукталып кала. Курка-курка әкрен генә килеп җиттем. Карасам, бу олы кызым Зөлфия икән, үзе белән Равиләне дә иярткән. Анысы әле кечкенә, башына юка гына яулык япкан, җелекләргә үтеп керә торган салкын көн бит. Балакайларым мине каршы алырга чыкканнар, - дип, хатирәләрен яңарта почтальон апа. – Менә шулай эшләдек инде. Туры килгәндә почтаны Нургали белән тракторда алып кайта идек.
Йорт саен өчәр-дүртәр газета-журнал алдырган заманнар бит.  Почтальоннарның сумкалары хат, газета-журналлар белән шыплап тулган була. Әле сумкага сыймаганын пакетларга да салырга туры килә. Авыр сумканы күтәреп түгел, өстерәп кайтырлык була иде, ди авылдашым. План буенча гаиләдә ничә кеше, шуның хәтле басмага яздыртканнар. Мәҗбүри булган өчен түгел, халык укырга ярата иде, ди ул. Аннан тыш,  ай саен хуҗалык радиосына 40 тиен акча җыю да аларга йөкләнгән, посылкаларны да үзләре өләшкәннәр. Ураза айларында, өлкәннәргә Купкага хәтле менеп йөрисе булмасын дип, посылкаларны чанага төяп, үзе алып кайтып тарата.

- Авырлыкларны җиңәргә, биш баланы карарга, йорт эшләрен эшләргә ничекләр өлгергәндер дә, кайлардан көч алгандыр, - ди кызы Флүзә апа. - Һава торышының да нинди булуына карамастан, үз эшен җиренә җиткереп, намус белән башкарды. Тырыш хезмәтен күреп, күптөрле бүләкләргә ия булды. Аның җылы куллары авыл халкына хатлар, басма хәбәрләрне генә түгел, ә күтәренке кәеф, йөрәк җылысы да тараткандыр сыман тоела.

Гөлсинур апа лаеклы ялга чыккач, аның эшен кызы Фәйрүзә дәвам итә. Ул башка авылга кияүгә киткәннән соң, хезмәтен сеңлесе Равиләгә тапшыра. Ә бүгенге көндә хат ташучы булып төпчек кызлары Рузилә Галиева эшли. Гөлсинур апа исә көн саен аның өчен борчылып, җан атып тора.

фото: Ризилә Корбанова/ "Хезмәт даны"

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев