Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Поч. Кучук җирлегендә хисап җыелышы узды

Авыл халкын медицина өлкәсенә караган, урман байлыкларыннан файдалану тәртибе һәм башка сораулар борчый.

Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина җитәкчелегендәге төркем Починок Кучук җирлегендә үткәрелгән хисап җыелышында катнашты.

Җирлек башлыгы Реналь Гыйниятовның сүзләренә караганда, сигез авылны үз эченә алган җирлектә 1022 кеше гомер итә. Узган ел биредә 9 бала туган, 14 кеше вафат булган.

Җирлектә дүрт крестьян-фермер хуҗалыгы, биш шәхси эшмәкәр, бер җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять эшчәнлеген алып бара. 2021 елда җирлек территориясендә Гаврилов исемендәге агрофирма эшли башлады. Хәзерге вакытта аларда 740 мөгезле эре терлек исәпләнә.

Үткән ел җирлекнең Синәр авылында «XX гасыр башында мари биләмәсе» дигән музей-этнография комплексы ачылды. Ул туристларны кабул итәргә әзер.

Җыелыш барышында участок инспекторы Илнар Вафин, 117нче янгын-коткару часте начальнигының урынбасары Газинур Хәев һәм башкаларның чыгышлары тыңланды. Айгөл Әхмәтшина районда башкарылган эшләр белән таныштырды, киләчәккә максат һәм бурычлар турында сөйләде.

Чыгышлардан соң сорауларга җаваплар бирелде, хезмәт алдынгылары бүләкләнде.

Җыелышта бик күп сораулар яңгырады. Алар аеруча, урам юлларын ремонтлау, урман байлыкларыннан файдалану, агач утырту, район үзәк дәваханәсендә диспансеризация үтү, табибларга приемга керү тәртибе турында иде.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk