Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Пенсия фондының Кукмара бүлекчәсендә пенсиянең индексацияләнүе турында сөйләделәр

Гамәлдәге законнар нигезендә, эшләүче пенсионер хезмәтеннән туктаганнан соң, алдагы айда аның пенсиясе, пенсионер эшләгән чордагы индексацияләрне исәпкә алып, тулысынча индексацияләнәчәк.

Район Пенсия фондының клиентлар хезмәте хәбәр иткәнчә, гамәлдәге законнар нигезендә, эшләүче пенсионер хезмәтеннән туктаганнан соң, алдагы айда аның пенсиясе, пенсионер эшләгән чордагы индексацияләрне исәпкә алып, тулысынча индексацияләнәчәк. Пенсияне тулысынча түли башлау эштән киткәч өч ай узганнан соң гына башлана, ләкин бу чорда индексацияне көтү вакыты пенсионерга бер тапкыр бирелә торган түләү (өч ай өчен өстәмә түләү күләме) белән компенсацияләнә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: пенсия пенсионерның хезмәт эшчәнлеге яңартылган очракта да түләнә, кирәк булганда ул хезмәт урынына кире кайтырга мөмкин, ләкин эштән азат ителгәннән соң бер календарь айдан да иртәрәк түгел.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев