Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Пенсионерларны яклап гаделлек эзләгән журналистлар белән куркыныч хәл була

Алданган пенсионер турында сюжет төшергәндә телекомпания төркемен офиста бикләп куйганнар

Казанда фирма хезмәткәрләре “Татарстан 24” журналистларын офиста законсыз тоткарлаган. Бу хакта “Татар-информ”га ТСН агентлыгы генераль директоры Дмитрий Аверкиев сөйләде.

Казанда пенсионер хатын-кыз фатирына, газ хезмәтеннән дип таныклык күрсәтеп, таныш түгел кешеләр кергән. Алар пенсионерны ашыгыч төстә өч меңгә үзләреннән газ анализаторы алырга мәҗбүр иткән. Соңыннан пенсионер ханым ул әлеге товарның шактый арзан икәнлеген белеп, кире кайтарырга уйлаган. Әмма аны төксе итеп кире борганнар. Шуннан ул “Татарстан 24” редакциясенә мөрәҗәгать иткән.

“Журналистлар фирманың шәхси предприятие итеп теркәлгәнен ачыклаган. Пенсионер хатын-кыз газ анализаторының кибеттә 300 сум торганын белгәч, фирмага шалтыраткан. Аңа башка шалтыратмаска, югыйсә физик көч кулланылачагын әйткәннәр”, - дип сөйләде Дмитрий Аверкиев.

Бүген корреспондент Камилә Гобәйдуллина, оператор Артем Павлов һәм пенсионер Наталья Еланина Ямашев проспектындагы 37нче йорт адресы белән оешма офисында булганнар. Журналистлар пенсионерның законлы таләбен нигә кире кагуларын ачыкларга теләгән. Домофонга шалтыраткач, компания хезмәткәре ишекне ачып, аларны офиска озаткан. Офиста алар килү максатын әйткән. Шуннан соң бернинди аңлатуларсыз аларны бинада бикләп куйганнар.

Аннан бинага законсыз рәвештә кергәннәр дип гаепләп, полиция чакырганнар. Полиция килгәнче сәгать ярым утырганнар. “Татарстан 24” җитәкчелеге әлеге адымны законсыз тоткарлау һәм журналистлык эшчәнлегенә каршылык күрсәтү дип бәяләгән. Полицейскийлар сораштырганнан соң, журналистлар компания хезмәткәрләрен җинаять җаваплылыгына тарту турында гариза язган.

“Шул ук бинада утыручы социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан да полициягә гариза язылган. Алар андый алданучыларның уннарча икәнен, үзләренә зарланып килүләрен әйткән”, - дип аңлатты ТСН агентлыгы генераль директоры.

Фото: скриншот видео Татарстан 24

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk