Пчеловод авылыннан Руслан Сергеев 3Д принтерда төрле детальләр, блиндаж шәмнәре ясый
Руслан Кукмара, Зур Кукмара егетләренең солдатларга булышканнары турында ишетеп, белеп тора һәм көннәрдән беркөнне, үзе дә тәвәккәлләп, эшләп карарга кирәк, бәлки барып чыгар, дигән нәтиҗәгә килә.
Районыбызда олы йөрәкле, мәрхәмәтле, үзләренең вакытларын гына түгел, акчаларын да башкалар өчен кызганмый торган кешеләр бик күп. Илдә барган вәзгыять аларны тагын да берләштерде. Пчеловод авылыннан Руслан Сергеев – әнә шундый мәрхәмәтле, яхшы күңелле райондашыбызның берсе. Ул махсус хәрби операциядәге егетләр өчен 3Д принтер ярдәмендә төрле детальләр, шулай ук блиндаж шәмнәре ясап җибәрә…
Махсус хәрби операция башлангач, райондашлар андагы егетләргә ярдәм итәргә алынды. Руслан Кукмара, Зур Кукмара егетләренең солдатларга булышканнары турында ишетеп, белеп тора һәм көннәрдән беркөнне, үзе дә тәвәккәлләп, эшләп карарга кирәк, бәлки барып чыгар, дигән нәтиҗәгә килә. Моның өчен алар, авылдашлары белән җыелып, бер 3Д принтер, аңа материаллар сатып алалар. Әкренләп бу эш киңрәк җәелә һәм, блиндаж шәмнәре өчен материаллар булдырып, аны ясый башлыйлар.
– Әлбәттә, башында эш белмәгән килеш авыррак булды. Әкренләп өйрәндек. Авылдашлар да кушылды. Шушы гаражда җыелып, парафинны чәйнекләргә тутырып җебеттек, аннары калай савытларга агыздык. Ә консерв савытларын үзебез генә җыеп бетерә алмадык, зуркукмаралылар бирде. Ун көн эчендә бер мең блиндаж шәме ясап җибәрдек. Ясавының бер авырлыгы юк, әмма шактый зур чыгымнар сорый, парафин кыйммәт тора. Җәйгә таба аңа сорау ул кадәр зур түгел, шуңа күрә әлегә бу эшне туктатып тордык, – дип сөйләде якташыбыз.
Солдатлар әлеге шәмнәрне җылыну, яктылык өчен генә кулланмыйлар, шулар ярдәмендә ашарга да пешерәләр икән. Руслан бу турыда тулырак сөйләде.
– Махсус хәрби операция башланганнан бирле икетуган энекәшем шунда ил тынычлыгы өчен көрәшә. Мичләр ясауны аның әтисе үз өстенә алды. Зур Кукмарадагы “Гараж” төркеме егетләре, карап ясау өчен, безгә үрнәккә мич бирде. Әзер мичләрне егетләргә җибәреп барабыз. Әле бу эшкә керешкәнгә яңа гына, шулай да җидене озаттык инде. Ул җыйнак, уңайлы, эшләү тәртибе дә бик гади. Эченә шул ук блиндаж шәмне урнаштырып, хәтта ашарга пешерергә мөмкин. Башта үзем дә ышанмаган идем, тикшереп карадык. Чыннан да, эшли. Әлеге җайланманы уйлап чыгарган кешегә рәхмәттән башка сүз юк, – диде ул.
Хәзерге вакытта Руслан төп көчне 3Д детальләр ясауга биргән. Иганәчеләр ярдәме белән тагын бер принтер булдырганнар. Аның гаражында ике принтер тәүлек буе берөзлексез эшләп тора.
– Әлеге принтерларны туктаусыз эшләтү өчен, җебе беткән саен кәтүген алмаштырып торырга кирәк. Ул да арзан түгел. Бер төргәк пластик җепнең бәясе 700 сумнан артык. Ул бер принтерга көн ярымга җитә. Ә ике принтерга 1500 сумлык материал тотыла. Егетләр белән җыешып торабыз, принтерны туктаткан юк. Нәкъ менә нинди деталь кирәклеген “Гараж” төркеме егетләре белән киңәшләшәбез, нәрсәгә заказ бар, шуны ясыйбыз, – диде Руслан Сергеев.
Бүгенге көндә “накольник”лар бастыралар. Әлеге деталь снарядка куела дип аңлатты райондашыбыз. Соңгы тапкыр аны биш меңгә якынны ясап җибәргәннәр. Ул солдатларга бик кирәк, шуңа күрә бөтенесен дә алып китеп, тиз арада урнаштырып та бетергәннәр.
– Бер партия накольник ясау өчен дүрт сәгать ярым вакыт кирәк. Берьюлы ике принтерда 50 деталь бастырыла, әмма комплектлагач, ул 25 кала. Ягъни ике данәдән бер комплект накольник чыга. Шулай итеп, меңнәрне җитештерәбез. Вакыт, акча, юл чыгымнары турында уйлаган юк. Чөнки безгә монда рәхәт, ә егетләргә анда бер дә күңелле түгел, шуңа күрә алар турында күбрәк уйлыйк, эшлик! – диде Руслан.
Егетләргә хәрбиләрдән рәхмәт сүзләре дә ирешеп тора. Бу аларга тырышып эшләргә тагын да дәрт бирә.
Әлеге шөгыльдән тыш, Русланның шәхси тормышы, рәсми эш урыны да бар бит әле. Тормышны алып барырга, гаиләне дә кайгыртырга кирәк. Ул бүгенге көндә “Восток” хуҗалыгында көтү яңарту технологы булып хезмәт куя, шулай ук малларга УЗИ ясый. Терлекләрне яратам, эшем ошый, ди ул.
Аңа кадәр хезмәт юлын Зур Сәрдек авылында “Восток Агро” хуҗалыгында башлап җибәргән. Әмма райондашыбыз эштән кайтып, өенә кергәнче гаражына ашыга: принтерларны карый, ватылган икән – төзәтә, төргәктә пластик җебе беткән икән – алмаштыра. Йорт-кура тирәсендәге эшләре беткәч, тагын гаражына чыга. Кич белән сәгать ун-унберләрдә йокларга гына керәм, диде. Русланның тормыш иптәше, өйдәгеләре дә аның бу эшен аңлый, бары тик теләктәшлек кенә күрсәтәләр. Без дә олы йөрәкле егеткә уңышлар телибез, аның кылган изгелекләре үзенә меңе белән әйләнеп кайтсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев