Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

«Парлы күл»гә парлап бар

Яңа Сәрдектәге «Парлы күл» ял итү базасы турында социаль челтәрләрдә булган мактау сүзләрен, фоторәсемнәрне күргәләгән бар иде. Ниһаять, үземә дә анда булу мөмкинлеге туды. 


Һәм... тормышның барлык борчу-мәшәкатьләрен онытып, минем биредә якыннарым белән бергә рәхәтләнеп ял итәсем килеп калды. Заманча, чиста, яшеллек кочагына урнашкан «Парлы күл»дә бер тапкыр булучылар, иманым камил, тагын да киләдер әле. Аның хуҗасы Илһам Гарифуллин да шимбә-ял көннәрендә биредә халык күп булуын әйтте.

Әнә «Парлы күл»нең бер өлешендә Кукмара мәктәбенең тугызынчы сыйныфын тәмамлаган укучылар әти-әниләре белән ял итә. Беседка янында уха пешә, малайлар-кызлар күлдә чыркылдашып су коена, көймәдә йөри, батутта сикерә. Алар, күл янындагы агачтан салынган бик матур 2 катлы йортны да арендага алып (бер тәүлеге – 6-10 мең сум, атна уртасында – 7 мең сум, кеше санына чикләү юк), 25-30 кеше сыярлык өстәл әзерләгәннәр. Өй белән тоташкан эссе мунча да беренче чабынучыларны көтә. Йортларда куна калучыларга 10-12 кеше өчен йокы урыннары бар.

«Бәйрәмнәрне, күңелле даталарны билгеләп үтү өчен тынчу кафе да, затлы күлмәк-чалбар, рәсмилек тә кирәкми», -  дип елмая әниләр.

«Парлы күл» дип аталуның ике төрле мәгънәсе бар: беренчедән, Илһам ике күлне янәшә итеп ясаган (чүплек оясын өч ел дәвамында чистартып, казып, күркәм ял итү урынына әверелдергән), икенчедән, кич белән күлләрдән пар күтәрелә икән. Күлнең икенчесендә дә ял итүчеләр, беседканы арендага алып (казан, мангал, самавыр биреп тору, утын, көймәдә йөрү, балык тоту шушы бәягә керә), шашлык пешерә иде. Бәясе дә кыйммәт түгел, 6 сәгать өчен бер кешегә бары тик 200-300 сум гына түлисе, ә кечкенә балаларга - бушлай.  

Диңгезгә, шифаханәләргә барырга җай тапмаучы, печән хәзерләргә, мал карарга кирәк дип, гомер буена үз-үзенә бер көн дә ял бүләк итә алмаучы авыл халкы, иң элек сезгә эндәшәм. Килеп китегез әле бер «Парлы күл»гә, табыгыз әле алты сәгать вакыт! Ышанам: үкенмәссез. 
 
89872612297, 89872876756 (ватсап), 8(84364)25-3-14, 
G.ilham@bk.ru

реклама
 

Фото: Лилия Нургалиева/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk