Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Парлы гомер - нурлы гомер

Кәркәүч мәдәният йорты хезмәткәрләре Фәния апа белән Тимерхан абый Фатыйховларда кунакта булдылар

Кәркәүч мәдәният йорты хезмәткәрләре Фәния апа белән Тимерхан абый Фатыйховларда кунакта булдылар. Кәркәүч авылындагы әлеге пар 65 ел бергә гомер кичергән. Алар 1954 елның 23 мартында гаилә кора, бер-берсенә терәк булып, матур яшиләр. Икесе дә бик тырыш, гомер буе колхозда эшлиләр. Биш бала тәрбияләп үстерәләр. Авыл тормышы җинел булмаса да, алар беркайчан да зарлануны белми. Һәр эштән тәм табып, тормышның кадерен белеп яшиләр. Бүген алар лаеклы ялда. Тимерхан абый белән Фәния апа төп йортта уллары Мөнип, киленнәре Зәйтүнә тәрбиясендә гомер кичерәләр. 

Әйе, арабызда ярату, тугрылык,сабырлык белән тигез гомер иткән, күпләргә үрнәк булырдай мондый парларның булуы сөендерә. Аларга бәхет өчен күп кирәкми. Бары тик гаилә учаклары сүнмичә, балаларының һәм онык-оныкчыкларының күңел җылысын тоеп яшәү дә җитә. 

Әлфия ГАЗИЗУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X