Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Өстәмә бәягә салым арта

Русия Президенты Владимир Путин өстәмә бәягә салымны 18 проценттан 20 процентка кадәр арттыру турында законга кул куйды. Ул 2019 елның 1 гыйнварыннан көченә керә.

Документ рәсми хокукый мәгълүмат порталында басылган.

Анда, атап әйткәндә, төп хезмәтләр һәм социаль әһәмияттәге товарлар өчен өстәмә бәягә салым 10 процент дәрәҗәсендә кала, диелә. Азык-төлек (деликатеслардан тыш), балалар товарлары, дарулар, медицина товарлары, шулай ук мәгариф, фән һәм мәдәният белән бәйле әдәбият өчен салымның ташламалы ставкасы саклана. Эчке авиаташуларга салым салынмый, дип яза kiziltan.ru.

Өстәмә бәягә салымны арттыру казнага ел саен 600 миллиард сум өстәмә акча китерәчәк. Бу акча Владимир Путинның ярлылыкны киметү һәм гомер озынлыгын арттыру турындагы май указларын үтәүгә юнәлтелә. Аны гамәлгә ашыру өчен ким дигәндә 8 триллион сум таләп ителә.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев