Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Өркештә “Уңыш” бәйрәме уздырылды

Балалар шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, биеделәр

Һәрбер чорның үз гүзәллеге бар. Кыш – ачы бураннары, яз тезелешеп кайткан кыр казлары белән матур, җәйнең йөзен аллы-гөлле чәчәкләр бизи.
Ә көзнең алтынлыгы, аның муллыгы һәм күркәмлеге Өркеш авылы балалар бакчасында узган бәйрәмдә чагылды. Кечкенә генә балалар, үзләре үстергән яшелчәләрне тотып, сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, төрле милләт халкының биюләрен башкардылар, кунакка килгән Уңыш бабайга “Шалкан” әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Сабыйларның шат тавышына әниләр горурланып утырды. Әлеге уңышларда тәрбияче Гөлнара Мөхәммәтнәгыйм кызының өлеше зур, - дип хәбәр итте Өркеш авылы клубы мөдире Диләфрүз Тимергалиева.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодцы Эркеш балалары

    erid: 2VtzqxWHLUk