Татарстанның Кукмара районы халкы солдатларның гомерен маскировка челтәрләре үреп коткара
Яше дә, карты да ярдәм итәргә атлыгып тора.
Быел махсус хәрби операция башлануга бер ел булды. Яшерен-батырын түгел, районыбызның кыю егетләре бүген дә җиңү өчен көрәшә. Аларның батырлыкларын беребез дә җир астына салып таптамасак иде.
Ялга дип кайткан хәрбиләр белән сөйләшергә туры килгәндә мин үзем аларның бернигә дә карамастан елмаеп, ачык йөз белән аралашуларына игътибар итәм. Ә күңелләре белән ниләр кичергәнен бары тик үзләре генә белә. Тагын сезгә ничек ярдәм итәргә дип кызыксынгач, һәммәсе дә бер үк сүзне кабатлый: «Барысы да җитә, Аллага шөкер! Иң мөһиме — безгә ышанычыгызны гына югалтмагыз». Шушы вакытта да алар ир-атка хас тыйнаклыкларын күрсәтә белә. Ә бит махсус хәрби операция зонасына ярдәм гел җибәрелеп торса да, ихтыяҗ булган әйберләр саны көн саен түгел, ә сәгатьләп арта, диярлек.
Ярдәм дигәннән, Кукмара халкы бу яктан алдынгылар рәтендә, дияр идем. Кайсы авыл, оешманы алма, һәрберсе дә җиңүгә кечкенә генә булса да үз өлешен кертергә тырыша.
Өркеш халкы — иң еш ярдәм итүчеләр рәтендә. Кышкы салкын кичләрдә хатын-кызлар, бергә җыелып, йон оекбашлар бәйләсә, хәзер фронтта иң кирәклеләрдән саналган маскировка челтәре үрү белән мәшгуль. Без килгән вакытта алар инде бу эшне төгәлләү этабында иде. Алтыга дүрт метрлы сетканы койманың бер башыннан икенче башына тарттырып куеп, олысы, кечесе кызу һава торышына зарланмыйча, тырышып эшкә бирелгән. Бу процессны җентекләп күзәткәннән соң, эш техникасын яхшы һәм тиз башкаруларына шаккаттым. «Бу — без үрә торган 12нче шундый саклагыч сетка», — диде әлеге эшне башлап йөрүче Фирая Мортазина.
«Мин элек мәдәният йортында эшләдем, хәзер ялда инде. Шушында хезмәт куючы Зөлфия үреп карарга тәкъдим иткән иде. Ләкин клубта бу эшне башкарырга җай чыкмады, шуңа күрә җәй көне җиң сызганып тотындык. Сетканы урнаштырыр өчен, саморезлар борып, махсус урыннар әзерләдек. Капка төбе саен диярлек яшел тукымалар кисәбез, соңыннан ике җирдә үрәбез. Тагын үрәсе идек, ләкин әлегә материал бетте дип хәбәр иттеләр. Алып килгәннәрен көтәбез», — диде ул.
Шунысы сөендерә: Өркеш авылында яше дә, карты да ярдәм итәргә атлыгып тора. Фирая ханым хәтта социаль челтәрдә махсус төркем булдырган. Аңа инде «Өркеш-Үзебезнекеләрне ташламый!» дигән исем дә бирергә өлгергәннәр. Теләгән һәркем, бу аралашу чатына кушылып, гуманитар ярдәмгә кагылышлы барлык яңалыкларны белеп бара икән.
«Фирая ханым барысын да оештыра, кирәкле мәгълүматларны җиткерә. Авыл халкын ярдәм итегез дип „куып йөрмибез“. Кешеләр үз теләкләре белән чын күңелдән булышалар. Бер көнне кисәләр, икенче көнне бергәләп үрәбез. Мәчет каршында эшләп килүче лагерьга йөрүче әниләр һәм балалар да бу эштән читтә калмый», — дип сөйләде Америкадан кайткан кунак Әлфия Һадыева.
Килешәм, һәркемнең дә билгеле бер эшне башкарып чыкканнан соң, нәтиҗәсен күрәсе килә. Ә махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрдән рәхмәт сүзләре ишетү киләчәктә башкарылачак эшләргә икеләтә илһам өсти. Фирая ханым билгеләп үткәнчә, маскировка челтәрләрен алар фронтка махсус исем белән, билгеле җиргә озаталар икән. Ә рәхмәт сүзләрен хәрбиләребез видео аша гына түгел, ә үзләре дә җиткерә. Шушы көннәрдә ялга кайткан Кукмара егете челтәр үрүчеләр янына кунакка килде.
«Сез — безнең икенче әниләр! Җибәргән гуманитар ярдәмнәрегездән җылылык сизелә. Бу челтәрләр — бик әйбәт саклану чарасы. Булышуыгызга мең рәхмәт! Ә безгә инде бары тик бер бурыч кала — сезне саклау», — диде ялга кайткан хәрби.
Бу очрашуны Өркеш халкы көткән. Моны үзләре әйтмәсә дә, күзләреннән аңларга мөмкин иде. Гүя бу авылга бер чит ир-ат түгел, ә шушы җирлекнең кадерле улы, әтисе кайткан. Хәрби белән кочаклашу мизгеленнән соң күзләр яшьләнде. Шушы минутларда һәрберебезнең дә теләге бер иде: илебезгә тынычлык урнашып, кадерлеләребез белән мондый күрешүләр тизрәк насыйп булсын.
Фото: Миләүшә Хаҗиева/ «Хезмәт даны»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев