Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Өркеш авылыннан Фәния һәм Рәшит Җәләлиевлар 50 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр

Тантана Кукмараның Үзәк мәчетендә булды.

Бүген Кукмараның Үзәк мәчетендә Өркеш авылыннан Фәния һәм Рәшит Җәләлиевлар 50 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр. Аларны алтын туйлары белән котларга район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Лилия Гомәрова, Өркеш авылы җирлеге башлыгы Альбина Әгъләмовалар килде. Юбилярлар Өркеш авылы мәхәлләсен үстерүдә һәм район халкына дини кыйммәтләрне җиткерүгә керткән зур хезмәтләре өчен “Кукмара районы алдындагы казанышлары өчен” медале белән бүләкләнделәр. 
-50 ел буе бөтен эшне киңәшләшеп эшләдек. Тормыш иптәшем берәр җәмәгать эшен күтәрсә, терәк булдым, миңа ярдәм кирәк чакта – ул җилкәсен куйды. Һәркайсыгызның гаиләсендә иминлек һәм бердәмлек булсын, - диде Фәния Җәләлиева тәбрикләүләрне кабул итеп. 
Җәләлиевлар мәгърифәтчелек юнәлешендә зур эш башкарганнар, әле хәзер дә кешеләргә тормыш өчен мөһим булган белемнәрне җиткерергә омтылалар. 
Фәния ханым остаз гына түгел, Өркеш мәчете каршындагы авыл музеена нигез салучы да. Кышкы һәм җәйге каникуллар вакытында биредә ислам нигезләре буенча дәресләр уза. Татарстан Республикасының төрле районнарыннан, Башкортостаннан, хәтта Ерак Себердән әби-бабайлары янына ял итәргә кайткан балалар да аларга бик теләп йөри.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X