Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Өркеш авылы жирлегендэ район һәм авыл җирлегенең хисап җыелышы үтте

Өркеш авыл җирлегендә яшәүчеләр үзләрен кызыксындырган сорауларга да тукталдылар.

Бүген Өркеш авылы жирлегендэ район һәм авыл җирлегенең хисап җыелышы үтте. Анда район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Чулпан Хәнәфина җитәкчелегендәге эшче төркем катнашты. 

Өркеш авылы жирлегендэ район һәм авыл җирлегенең хисап җыелышы үтте

Җирлек башлыгы Альбина Әгъләмова чыгышын тыңлаганда ирексездән бу төбәктә яшәүче халыкның елдан-ел кими баруына инанасың. Кызганыч, биш авылда: Өркеш, Югары һәм Түбән Арбаш авыллары, Октябрино һәм Хасановкада барлыгы 179 хуҗалык бар. Аларда 484 кеше яши. Шуларның 128е — пенсионерлар. Эш яшендәге 132 кешенең 69 ы читкә китеп эшли икән. Узган ел дәвамында алты сабый туган. 15 кеше вафат булган. Бу җирлеккә биш кеше яшәргә кайтса, 13 кеше җирлектән киткән.

Җирлектәге «Р. Тәҗмиева» һәм «А. Ризванов» крестьян-фермер хуҗалыкларында 25 эш урыны исәпләнә, 50 кеше бюджет өлкәсендә эшли.

Хезмәт яшендәгеләрнең читкә чыгып эшләүләре уйланырга җирлек тудыра. Кукмарада никадәр эш урыннары бар, яңа производстволар ачыла, төзелә. Зур калаларда икешәр, өчәр сәгатьлек «бөке» ләрдә торып эш урынына барып-кайтканчы, 25 чакрым ераклыктагы Кукмарага барып эшләп кайту уңайлырак түгелме икән?!

«Үзара салым программасыннан да яхшы гына файдаландык. Ул 2 миллион 700 мең сум җыелды. Шуның 1 миллион 490 мең сумы Октябрино поселогында таш җәю өчен тотылды. 290 мең сумга Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга һәйкәл куелды. Югары Арбаш клубына 210 мең сумга музыкаль җиһазлар һәм 135 мең сумга янгын сүндерү өчен гидрант алынды. Кышкы юлларда кар чистартуга 160 мең сум тотылды», — ди җирлек башлыгы.

Өркеш авылы жирлегендэ район һәм авыл җирлегенең хисап җыелышы үтте

Җыелыш барышында полициянең участок вәкиле Илнар Вафин бик күп таралган җинаятъ эше — мошенниклык турында тәфсилләп сөйләп авыл халкын бик тә игьтибарлы булырга чакырды.

Район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Чулпан Хәнәфина үз чыгышында исә халыктан килгән сорауларга җаваплар бирде, районда дәүләт программаларының үтәлеше, сәнәгать һәм авыл хуҗалыкларындагы икътисадый күрсәткечләр, алда торган бурычлар белән таныштырды.

Өркеш авылы жирлегендэ район һәм авыл җирлегенең хисап җыелышы үтте

Өркеш авыл җирлегендә яшәүчеләр үзләрен кызыксындырган сорауларга да тукталдылар. Бүгенге көндә аларны Югары Арбаш авылындагы инде шактый тузган клуб урынына яңасын салу, юлларны төзекләндерү һә тәртиптә тоту, үзара салым акчаларына быел нинди эшләр планлаштырылуы кызыксындырды.

Өркеш авылы жирлегендэ район һәм авыл җирлегенең хисап җыелышы үтте

Җыен ахырында хезмәт алдынгылары бүләкләнде.

Фото: Лилия Нургалиева/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев