Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Олыяз авыл җирлегенә Римма Ратникова "5"ле куйды

    Республика казанышларында кукмаралыларның өлеше зур


    Авылны ничек яшәтергә һәм ничек яшәртергә? Бу сорау авыл җирендә гомер итүчеләрне генә түгел, югары даирәдәгеләрне дә борчый хәзер. Сала бетсә, каланы кем ашатыр да, кем ана телен, милләтне, гореф-гадәтләрне саклап калыр? Телевидениедә бара торган “Таяну ноктасы” тапшыруында да шул хакта инде ничә тапкыр җыелып сөйләштеләр. Катнашучыларның күбесе шәһәрнекеләр булгач, яңа фикер ишетелмәде кебек, җаваплар эш урыннары булдырырга, үзмәшгульлекне, һөнәрчелекне үстерергә, социаль объектлар төзергә кирәк диюдән ерак китмәде.

    Олыязда үткән хисап җыелышында хуҗалык рәисе һәм җирлек башлыгының чыгышларын тыңлаганда шул хакта уйлап утырдым. Күп авыллар югарыда телгә алынган проблемалардан интексә дә, биредә алар өлешчә хәл ителгән. Тулысынча түгел, чөнки монда да әле юлларны төзекләндерәсе, су, электр энергиясе белән тәэмин ителешне яхшыртасы бар. Мәдәният йорты капиталь ремонт таләп итә: җыелышта өс киемнәре белән дә туңып утырдык. Концерт- тамашаларда юка сәхнә костюмнары белән чыгыш ясаучылар ничек түзә диген! Район башлыгының, мәдәният йортын төзекләндерүне 2020 ел программасына кертергә тырышачакбыз, диюе генә күңелләрне җылытып җибәрде. 
    Җирлектә эш мәсьәләсе ягыннан да зарланырлык түгел. “Урал” хуҗалыгының ирешкән уңышлары турында инде газетабызда кат-кат язылды. 

    - Татарстан авыл хуҗалыгы өлкәсендә Россия буенча алдынгы позицияләрне били. Ә республика казанышларында иң күп сөт җитештерүче кукмаралыларның өлеше зур. Район күрсәткечләрендә исә яхшы даны еракларга таралган ураллыларның саллы хезмәте ята, - дип, җыелышта катнашкан Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова да аларның хуҗалык итү рәвешенә “бишле” куйды. 
    Табышка эшләүче күмәк хуҗалык халыкны эш белән тәэмин итә, югары хезмәт хаклары түли, терлекләренә ашлыгын-печәнен бирә. Төбәк халкы үзе дә китереп биргәнне генә көтеп ятучылардан түгел: күп итеп малын асрый, һөнәрчелек, эшмәкәрлек белән шөгыльләнә. Шуның нәтиҗәсе буларак, бай, җитешле тормышта яши. Яңа гаиләләр барлыкка килә, узган ел әнә яңа туган балалар саны үлем очракларыннан артып киткән. Авыллар бетүгә йөз тотмый, димәк. Ләкин авыл халкына тыныч кына яшәргә ирек бирмичә, гел нинди дә булса яңалык белән дер селкетеп торалар. Үзмәшгульлеген булдыручыларга кагылышлы салым кертүләре дә аны сагаерга мәҗбүр итте: абзарында мал тотып, үзеннән арткан ит-сөтен сатучыларга да билгеле бер суммалар түләргә туры килмәсме дип шикләнәләр. Бу хакта җирлек башлыгы Рамил Мәликов та әйтеп үтте. Салым инспекциясендә теркәлмәгән килеш берәү дә түләүләргә мәҗбүр ителмәс анысы, әмма мондый “мөгез чыгарулар” авыл тормышындагы тотрыклылыкка аяк чала. Узган ел сөт бәяләренең кискен кимүе дә терлек асраучыларны авыр хәлдә калдырды. Шәхси хуҗалыклар гына түгел, күмәк хуҗалык та моннан шактый гына миллионнарын югалткан. Мондый вакытларда, әлбәттә,  мал тотучыларга, ит-сөт җитештерү чыгымнарын каплап, бераз табыш алырлык дәрәҗәдә булса да дәүләттән ярдәм кирәк. Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүгә юнәлдерелгән дәүләт программалары, грантлар санын ишәйтү, аларны юллап алу, конкурсларда катнашу процедураларын җиңеләйтү, төрле ташламалар булдыру да авылга сизелерлек ярдәм булыр иде.

    Реклама

    Дәүләт программалары даими тормышка ашырылганда, күмәк хуҗалык дилбегәсе  Газинур Хәбибрахманов кебек үз төбәгеннән чыккан, кадрлар үсеше баскычының барлык басмаларын үтеп, гади белгечтән җитәкче дәрәҗәсенә күтәрелгән,  бар көчен, сәламәтлеген биреп, тырышып йөрүче җитәкче кулына тапшырылганда, механизатор Ринат Фәләхов кебек үз һөнәренең осталары (аларның барысын да санап бетерү мөмкин түгел) хезмәт куйганда, халык эшле, ашлы, көндәлек тормышта актив булганда, эшмәкәрлек чәчәк атканда, мәктәп һәм башка социаль объектлар гөрләп эшләп торганда авыл яшәр, билгеле.

    Ләкин... шушы урында нокта куярга җыенганда, ураллыларның җылы канаты астында яшәп ятучы күрше Нырья җирлеге искә төште.  Анда да күмәк хуҗалык авыл тормышына, көнкүрешенә, халыкны хезмәт урыннары белән тәэмин итүгә зур өлеш кертә. Җирлек халкын ялкау дип әйтеп булмый: анда да мал асрыйлар, читкә чыгып эшләп йөрүчеләр дә күп. Мәктәбе, чиркәве, медпунктлары, кибетләре, клублары эшли. Балаларга спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеге дә булдырылган. Ел саен нинди дә булса төзелеш, ремонт эшләре дә алып барыла. Әмма яшьләр гаилә корырга ашыкмый, балалар аз туа икән.Димәк, хикмәт керемле булуда гына түгел. Бәлки халыкның яшәү рәвеше, тормышка карашы, яхшыга омтылышы, традицияләре, ата-ана тәрбиясе роль уйныйдыр? Хәер, аңламассың бу авылны...

    фото: Әмир Гыймадиев

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: