Олыяз мәдәният йортында район башлыгы катнашында халык җыены үтте
— «Урал» хуҗалыгы республикада гына түгел, Россия күләмендә лидерлар сафында, алга таба аңа исән-сау эшләргә язсын, — диде Сергей Димитриев.
Бүген Олыяз авылы мәдәният йортында район башлыгы Сергей Димитриев катнашында халык җыены үтте.
Җирлек башлыгы Рамил Маликов билгеләп үткәнчә, 2025 елда бу төбәктә 7 бала: 5 малай, 2 кыз туган, 17 кеше вафат булган.
«Җирлек халкы үз тырышлыгы нәтиҗәсендә яхшы дәрәҗәдә көн күрә. Халык ит һәм сөт җитештерә. Бүгенге көндә шәхси хуҗалыкларда барлыгы 758 мөгезле эре терлек, шуның 232се — сыерлар, 172 сарык һәм 31 кәҗә, 29 ат асрала. Ел дәвамында 1 миллион 298 мең 377 литр сөт жыеп алынды, — дип чыгышын дәвам итте җирлек башлыгы. — «Урал» күмәк хуҗалыгында 216 кеше эшли. Җирлектә 9 шәхси эшмәкәр халыкка хезмәт күрсәтә. Ике гаилә фермасы: "КФХ Галиева"да 309 башның 150се — савым сыерлар; "КФХ Аглиуллина"да 130 башның 60ы — савым сыер. Алар елдан-ел югары нәтиҗәләргә ирешеп эшлиләр».

Үткән ел җирлектә төзелеш эшләре дә күләмле булды. Күмәк хуҗалык хисабына Түбән Казаклар авылында капиталь ремонт эшләре башкарылган, Балыклы авылында яңа мәчет салынган, бүгенге көндә Балыклы авыл клубында капиталь ремонт эшләре башкарыла.
Җирлек башлыгы әйтүенчә, 2025 елда халыктан 543 мең 335 сум үзара салым акчасы җыелган. Республикадан 2 миллион 173 мең 336 сум өстәмә акча бирелеп, барлык сумма 2 миллион 716 мең 671 сумны тәшкил иткән.
Бу суммага түбәндәге эшләр эшләнелгән:
282 мең сумга Югары Казаклар авылындагы Яр буе урамына 5нче линия электр линиясе сузылып, багана утыртылып, яктырткычлар куелган.
Түбән Казаклар авылында Бөек Ватан сугышы каһарманнары истәлегенә эшләнелгән һәйкәл 229 мең 500 сумлык булган.
Олыяз авылында өлешчә су трассасын яңага алыштыру 658 мең 465 сумга төшкән, 80 мең сумга тагын бер су гидранты урнаштырылып, җиһазлар алынган. 6 багана утыртылып, 5 линия сузып, яктырткычлар урнаштырылган. Мәдәният йортына таба булган баганаларга гирляндалар да куелган. Бу эшләр 351 мең 671 сумны тәшкил иткән.
Балыклы авылында чишмә ясауга 623 мең 500 сум тотылган. Дүрт авылга да урамнарны яктырту өчен 100 мең сумга светодиод лампалар алынган.
2025-2026 елның кышкы чорында юлларны чистартуга 200 мең сум бүленгән.
«2026 елга үзара салым җыю планы узган елгы күләмдә кала. Олыяз авылында яр буен, чишмә янын чистарту, төзекләндерүне дәвам итү, Балыклы авылында хоккей мәйданчыгын бетонлау, балалар мәйданчыгын төзекләндерү, Югары Казакларда балаларга уен мәйданчыгын яхшырту, төзекләндерү, Түбән Казакларда һәйкәлне эшләп бетерү, тирә-юнен төзекләндерү эшләре, барлык авыллар буенча да кышын юлларны чистарту планлаштырыла», — диде Рамил Маликов.
«Урал» хуҗалыгы җитәкчесе Газинур Хәбибрахманов 2025 елны авыл хуҗалыгы өчен яхшы ел булды дип бәяләде.
«Җитәкче булып эшләү дәверендә моның кадәр уңыш җыеп алганыбыз юк иде әле. Яңгырлар да күп яуды, җыеп алырга да көннәре булды. Югалтулар күп булса да, җыеп алынганы да мулдан. Тулаем алганда, үзебезнең терлекләргә җитәрлек азык эзерли алдык һәм хуҗалыкка да өләштек», - диде ул.

Хуҗалык җитәкчесе җыенда катнашучыларны узган ел «Урал» һәм «Рассвет» хуҗалыкларында җитештерелгән ашлык, сөт, ит продукцияләренең күләме, никадәр продукция сатылганы турында бәян итте һәм хуҗалык кассасына саткан продукциядән һәм төрле эшләрдән кергән акча суммасы, тотылган чыгымнар белән таныштырды.
«Бүгенге көндә сөт бәясенең төшүе хуҗалык кесәсенә нык суга. Шуңа күрә итәк-чабуларны җыйнап торыр чакка җиттек», — дип, үзенең борчуын да белдерде Газинур Хатыйм улы.
Ул шулай ук район башлыгына үзенең үтенечен дә җиткерде: Балыклы авылында фельдшер-акушерлык пункты төзеп булмасмы, Олыяз һәм Зур Сәрдек авыллары арасындагы халкының үзәгенә үткән юлны төзекләндерәсе иде, диде ул.
Сергей Димитриевич сүзен Газинур Хатыйм улының эшчәнлегенә зур бәя бирүдән башлады.
— «Урал» хуҗалыгы республикада гына түгел, Россия күләмендә лидерлар сафында, алга таба аңа исән-сау эшләргә язсын, — диде ул.

Залдагы халыкның, ашкышлап, район башлыгының сүзен раслаулары исә хуҗалык җитәкчесенә зур хөрмәт билгесе иде. Сергей Димитриевич Балыклы авылына ФАП салуны районда башкарылачак төзелешләр исемлегенә кертеләчәген белдерде. Шулай ук юл буенча да аңлатма биреп узды.
Җыенда эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Рамил Нургалиев та чыгыш ясады. Районда узган ел җинаятьләр саны 2024 ел белән чагыштырганда ким булса да, мошенниклар тозагына эләгүчеләрнең саны артуын әйтте. Үткән ел безнең районда яшәүчеләр 52 миллион 250 мең сум акчаларын кырыгалдарларга күчерәләр.
Район янгын сүндерү часте җитәкчесе Илмир Хәбибрахманов исә янгын чыгу сәбәпләренә тукталды. Кышкы чорда аеруча куркынычсызлык таләпләрен үтәргә чакырды.
Соңыннан бер төркем алдынгыларга, лаеклы ялга китүчегә, быел гаилә корган парга акчалата бүләкләр, Мактау грамоталары, чәчәкләр тапшырылды.
Фото: Лилия Нургалиева/ Кукмор-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев