Олыяз җирлегенең тыл ветераннарына Бөек Җиңүнең 80 еллыгына медальләр тапшырылды
Олыяз җирлегендә яшәүче ветераннарга район җитәкчелеге тарафыннан Бөек Җиңүнең 80 еллыгына медальләр, чәчәк бәйләмнәре белән истәлекле бүләкләр бирелде.
Бүген район башлыгы Сергей Димитриев Бөек Җиңүнең 80 еллыгы якынлашу уңаеннан сугыш елларында тылда тырыш хезмәт куйган ветераннарыбызга юбилей медальләре тапшырды.
Олыяз җирлегендә яшәүче ветераннарга район җитәкчелеге тарафыннан Бөек Җиңүнең 80 еллыгына медальләр, чәчәк бәйләмнәре белән истәлекле бүләкләр бирелде. Өлкәннәрне котларга район башлыгының киңәшчесе Рәвия Абдуллина, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина, ветераннар советы рәисе Валентин Иванов, җирлек башлыгы Рамил Мәликов, «Урал» хуҗалыгы җитәкчесе Газинур Хабибрахманов, Олыяз мәдәният йорты хезмәткәрләре, мәктәп укучылары, туганнары, якыннары да килде. Алар ветераннарыбызга авыр хезмәтләре, чиксез сабыр һәм батыр булулары өчен рәхмәтләрен җиткерделәр, тазалык-саулык теләделәр.
Көр күңелле, ачык йөзле Тимергалиев Нургали Тимергали улы бүгенге көндә кече улы Нурсил, килене Нуриянең кадер-хөрмәтендә гомер кичерә. Шөкер, 5 улым, кызым, 11 оныгым, 14 оныкчыгым бар, ди Олыяз авылы ветераны. Җырга-моңга да бик оста, кунакларга гармунга матур җыр бүләк итте, әти-әниләренең алдында «пилотка» кигән, кул чабып утыручы нарасый оныкчыкларын күрү дә күңелгә рәхәтлек хисе бүләк итте, димәк, гаиләдә балаларга патриотик тәрбия бирелә, дип ассызыклады район башлыгы.
Сокланып, якташыбызга сәламәт гомерләр теләп, Балыклыда гомер итүче тыл ветераны Мәликова Сания Шәрәфетдин кызына юнәлдек. Район башлыгы Сергей Димитриевны күрүем белән чиксез бәхетлемен бүген, диде ул кунакның кулларын кысып. Сугыш елларында урман кисүләр, авыр йөк, агач ташулар, күмәк хужалыкта төрле эшләр ветеранның сәламәтлегендә дә үз эзен калдырган, аякларым шуңа бик бетте, ди ул. Ләкин йөзендә елмаю һәм тормышка рәхмәтле булуы чагыла. Бүген ул улы Рамил һәм килене Зөлфирәнең кадер-хөрмәтендә, 16 оныгы, 25 оныкчыгына куанып гомер кичерә. Ходай сәламәт гомерләр насыйп итсен.
Түбән Казаклар авылында кызы Нәсимә тәрбиясендә яшәүче ветераныбыз Искандарова Асия Хәмит кызы ятып кына торса, кунаклар килүенә нык куанды. Сугыш елларында әни сабанчы, аннан тракторчы булып хезмәт куйган, авыр эштән беркайчан да курыкмады, дип сөйләде кызы.
Бүгенге көндә Олыяз жирлегендә 8 тыл хезмәтчәне гомер кичерә, һәрбесенең үзенең тормыш тарихы бар, ә без аларның тырышлыгы, сабырлыгы каршында баш иеп рәхмәт әйтәбез.
фото: Йолдыз Гыймадиева/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев