Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Өлкән яшьтәге кукмаралыларга бушлай юридик ярдәм күрсәтеләчәк

Ярдәм күрсәтү 2 октябрьдә үтәчәк

2 октябрьдә, халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү проектын тормышка ашыру кысаларында, Кукмара нотариаль округы нотариуслары, пенсия фонды белгечләре, “Татарстан Республикасының техник инвентаризация бюросы” (БТИ), суд приставлары һәм адвокатлар тарафыннан Өлкәннәр көне уңаеннан халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү буенча бердәм көн үткәрелә. Әлеге чара Кукмара шәһәре, Ленин урамы, 15, 2нче кат, “Бердәм Россия” партиясенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә узачак.

Кабул итү графигы:

  • 8дән 9.30 сәгатькә кадәр Пенсия фонды белгече Мамаев Марс Егорович;
  • 9.30дан 11 сәгатькә кадәр суд приставы Кондратьев Анатолий Владимирович;
  • 11дән 12.30 сәгатькә кадәр нотариус Вәлиев Рафил Кавый улы;
  • 12.30дан 14 сәгатькә кадәр БТИның Кукмара бүлекчәсе җитәкчесе Йөзмиев Габделнур Миннехәй улы;
  • 14тән 15.30 сәгатькә кадәр адвокат Вәлиева Рәйсә Наил кызы.

Белешмәләр өчен телефон: 2-65-14.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев