Өлге авылы клубы мөдире Эльмира Ибраһимова: Яшьтән җырларга, биергә яраттым
Икең дә мәдәният өлкәсендә кайнау гаилә мөнәсәбәтләренә комачау итмиме соң, дигәч, юк, киресенчә, бер-беребезне аңлап, ярдәмләшеп эшлибез, диде Ибраһимовлар.
Өлге авылы клубы мөдире Эльмира апа Ибраһимова белән күптән таныш булсам да, якыннан аралашкан юк иде. Баксаң, гомере буе Манзарас участогы инспекторы булып эшләгән тормыш иптәше Рөстәм абый да, җиде ел элек лаеклы ялга чыгып, мәдәният өлкәсенә килгән икән.
Икең дә мәдәният өлкәсендә кайнау гаилә мөнәсәбәтләренә комачау итмиме соң, дигәч, юк, киресенчә, бер-беребезне аңлап, ярдәмләшеп эшлибез, диде Ибраһимовлар.
Җыр-моңга оста Эльмира апа тумышы белән Киндеркүл авылыннан. Әнисе – хезмәт ветераны, гомере буе балалар бакчасында эшли, ә әтисе, республикакүләм семинар-ярышларда Кукмара данын уңышлы яклап, кыр эшләрендә һәрчак беренчелекне алучы, уңган механизатор-тракторчы була.
– Мин үзем яшьтән җырларга, биергә яраттым. Киндеркүлдә иске мәчет бар иде. Бервакыт Гөлнур исемле дус кызым белән әлеге бинаны җыештырып, рәткә кертеп, клуб итеп ясадык. Биредә Киндеркүл, Манзарас, Кәчимир авылларыннан яшьләр җыела башлады, күңелле кичәләр, уеннар, “дискәтүк”ләр, ярышлар уздыра идек, – дип хатирәләрен яңартты Эльмира апа. – Әти-әниләр кечкенәдән эшкә мәхәббәт тәрбияләделәр. Шөгыльнең артыгы юк, диделәр. Шуңа күрә без беркайчан да эш араламадык. Беренче хезмәт хакымны да әтием түләде (елмая, – авт.). Гаиләбез маллар асрады. Сатканда мин итнең кемгә ничә килограммнан җибәрелүенең хисабын алып бардым. Әти эшләгән өчен ахырдан акча бирә иде. Ә хезмәт юлым Кукмараның тегү фабрикасында башланып китте. Яшь кешегә акча гел кирәк, гаилә коргач бигрәк тә. Әтиләр колхозда 300 сум алганда, безгә 3000 сум түләделәр. Декрет ялыннан чыккач, пекарняда да эшләргә туры килде. Ә 2010 елда Дәүләт иминиятләштерү системасына күчтем. Биредә 15 ел хезмәт куям, параллель рәвештә Өлге клубын җитәклим, – диде ул.
Мәдәният хезмәткәрләре кебек, иминиятләштерүчеләр өчен дә ял көне юк. Кеше белән эшләгәндә иң кыены нидә дип кызыксындым. “Төрле холыклы кешеләр була. Ләкин иң мөһиме – аларны тыңларга өйрәнергә кирәк”, – диде танышым.
Бүгенге көндә авылда кибет тә, балалар бакчасы да юк, шуңа күрә балаларның, яшүсмерләрнең буш вакытын файдалы итеп үткәрү өчен дә Өлге клубының әһәмияте зур. Авыл абыстае Талия апа Касыймова сүзләренә караганда, мәдәният учагының эше һәрчак гөрләп тора: җитәкчесе, яңа алымнар кулланып, мәдәнияткә олысын да, кечесен дә җәлеп итә торган кеше. Өлкәннәр ансамбле, төрле түгәрәкләр эшләп килә. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга да ярдәм оештырылып тора.
Эшләгән дәвердә күңелгә уелып калган хатирәләрне дә яңарттык.
– “Бабай урлау” дигән спектакль сәхнәләштергән идек. Сценарий буенча, бабайны сәхнәгә капчыкка салып чыгарга тиешләр иде. Берзаман кызлар буш капчык тотып чыгып килә. Без сәхнәнең икенче башында шаккатып торабыз. Шулчак Әлфия апа югалып калмады бит: “Әйләнгечтән юл яхшы”, – диде дә яңадан бер кат борылып, бабайны кереп алып чыктылар, – дип елмайды ул.
Планнарга килгәндә, берләшмәгә йөрүче балалар белән табигать кочагында гөрләтеп, күңелле итеп Сабан туе үткәрү икән. Тынгысыз хезмәтендә уңышлар теләп, танышым белән саубуллаштым.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев