Ольга Санникова: Нәсел агачы минем шәхси архивымны 500 кешегә арттырды
Кукмара районыннан Иштуган Иксановның мари гаилә династиясе «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы» бәйгесенең зона этабында җиңү яулады. Хәзер аларны конкурсның Казанда үтәчәк йомгаклау туры көтә.
Миңа авыл турында төшләр күптәннән керә. Ул чакта әле зур шәһәрдә яши һәм беркая да күченеп китәргә җыенмый идем. Ә төшләр керә дә керә... Кайберләрендә мин тәрәзәдән үрелеп, кояш төшкән урамга карыйм. Анда беркем дә юк, бары яфраклар селкенә, кояш кыздыра, Маша түтинең капкасы күренә, бер машина да үтмәгән юлга йомшак тузан түшәлә. Йә төшемдә үзебезнең авыл урамын күрәм, анда – күп кешеләр яшәгән зур борынгы йортлар. Югыйсә, чынлыкта, мондый өйләрне бөтенләй дә күргәнем юк бит.
Үзенең нәсел тарихын, берничә буын элгәре әби-бабайларын беләсе килү теләге кешедә кайчан, ничә яшьтә туа икән? Әби-бабайларыбызның исемнәре ничек – без моны кечкенәдән беләбез. Күпләребез алар белән бергә яшәү бәхетенә дә ия булган, өлкәннәребездән тел, гореф-гадәт, милли мәдәният кебек байлыкны үзләштергән. Ә әби-бабайларыбызның әти-әниләре кем булган соң? Моны белү өчен зур тырышлык кирәкми: әтиең янына утырасың да аның туганнары турында сөйләгәннәрен язып аласың. Һәм үзеңә берничә атнага җитәрлек шөгыль табасың: әтиеңнән соң, аның туганнары янына барып, башкалар турында белешәсең, мәгълүмат туплыйсың. Туганнан туган, берничә буын туган булган абый-апаларыңның ниндилеген күзаллау өчен фотоларын да эзләсәң, үзеңне берничә айга җитәрлек эш белән тәэмин итәсең. Әтиеңнең нәселен барлап бетергәч, әниең нәселенә чират җитә.
Минем дә соңгы ике елым нәсел шәҗәрәсен төзүгә багышланды. Беренче гаилә агачында 154 кеше табылса (әтинең әнисе Алтынай әби линиясе), икенче агачта 354 кеше барланды (әнием яныннан әбием Назыка һәм әтием ягыннан Иштуган бабам бер агачта булып чыкты). Шәҗәрә төшерелгән плакатны шәһәрдәге фатирымның һәм авылдагы өйнең стенасына элеп куйдым. Күңелдә – горурлык хисе. Әледән-әле плакат янына килеп, гел өстәмә мәгълүмат эзлим. Фатирымнан кеше өзелеп тормый. Барысы да плакатны күреп «ах» итә. Аларның шушы сокланулы карашлары өчен генә дә әллә ниләр эшләрсең!
Шулай итеп, бу нәсел агачы минем шәхси тарихымны 500 кешегә арттырды.
Аны барлау уе миндә 90 яшьлек әбием (без аны «архивариус» дип йөртә идек) вафатыннан соң туды бугай. Әби «китеп баруга», икенче көнне үк күп сораулар барлыкка килде: ул кайда чукындырылган, ничәнче елда, нигә ул җирдә, кем белән барган?
Гаилә шәҗәрәсен төзү үзебезнең инициатива белән башкарылса да, Татарстанда оештырылган «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы» дигән бәйге дә эшкә өстәмә этәргеч бирде. Бу хакта безгә район Мәдәният йорты директоры Айгөл Сафина хәбәр итте. Узган ел әлеге конкурста районыбыздан Мансуровларның гаилә династиясе җиңү яулаган иде, быел сез катнашып карамыйсызмы, дип тәкъдим ясады.
Бәйгенең район этабы пандемия башланган чорга туры килеп, чыгышыбызның әзерләнгән версиясен без жюрига электрон рәвештә җибәрдек. Репетицияләр атна буе барды, һәм сәхнәдә 20ләп кеше җыйнала идек. Берникадәр вакыттан соң куанычлы хәбәр килде: безнең чыгышыбыз район дәрәҗәсендәге бәйгедә иң яхшысы дип табылган! Ярышның зона турына әзерлек эшләренә керешү ике тапкыр булды: беренчесе июль аенда башланды, әмма репетицияләр шунда ук туктатылды. Икенче тапкырында 21 сентябрьдә керештек. Район Мәдәният йорты директоры Айгөл Сафина белән режиссер Рамил Сәлахетдиновлар безнең төп остазларыбыз булды. Рамил Салих улы һәрбер репетициядә катнашып, безнең тарафтан җыелган материалны сәхнәдәге чын тамашага әверелдерде.
Мин чыгышыбызның алып баручысы идем һәм соңгы көнгә кадәр сөйләнәчәк текстымны шомарттым. Чөнки сәхнәдә нибары 10-12 минут вакыт бирелә, шуңа сыешу өчен һәр сүзне уйлап әйтергә кирәк. Гомеремнең күп чорын шәһәрдә уздыруым, әмма күңелемнең һәрчак авылга тартылуы турында сөйләдем. Кайчандыр үлеп баручы Синерь авылының нәселебез көче белән яңадан тернәкләнеп килүен: дин йорты, уен һәм концерт мәйданчыклары төзелүен, иң куандырганы – урамыбызда балалар тавышы ишетелә башлавын әйтеп уздым. Без сәхнәдән мари халкының Храм урынына изге агачларга табынуын күрсәттек, Иштуган бабабызның нәсел агачы әле дә исән булуын расладык. Нәселебез турында мәгълүматлар җыю барышында гади авыл кешесе – үзеннән соң 9 бала калдырган бабамның бабасы Иштуган Ихсановның минем өчен никадәр кадерле кешегә әверелүе турында сөйләдем.
Сәхнәдә үзебезнең күпмилләтле зур гаилә булуыбызны да күрсәтеп үттек: безнең арада мари да, татар да, рус та, вьетнам да, көньяк-африка кешесе дә бар. Бу – безнең генә түгел, республика тарихы да, һәм гаиләбез соңгы йөзьеллыкта төрле милләтләрнең бер-берсе белән никадәр аралашуын, кушылуын раслый. Бабамның иң яраткан җыры «Рәхмәт» булса, мариларның төп ризыгы – палыш, ул татарларның бәлешен хәтерләтә.
Соңыннан яныбызга тамашачылар килеп, чыгышыбызны күз яшьләре белән карауларын белдерделәр, бу безнең өчен иң зур бәя булды.
Жюрига Моисей Ямбулатовның мари авыллары турында быел дөнья күргән «Оштырма–Кукмара марилары» дигән китабын бүләк иттек. Аңа зур архив материаллары, безнең як легендалары, кешеләр турында язмалар тупланган. Конкурс шартлары буенча да шундый эчтәлекле материал таләп ителә иде.
Җиңүчеләр исеме аталуын без түземсезләнеп, дулкынланып көттек. Икенче урын алучылар билгеле булгач кына үзебезнең беренче урынга чыгуыбызны аңладык. Нинди горурлык! Безгә грамота һәм 10 мең сумлык сертификат тапшырылды, ул акчага Мари Эл башкаласы Йошкар-Олага экскурсиягә барырга хыялланабыз.
Ә алда безне бәйгенең Казанда үтәчәк йомгаклау туры көтә. Режиссерыбызның инде яңа идеяләре дә әзер!
Ольга САННИКОВА,
Иштуган Иксановның
икенче буын оныгы
фото: шәхси архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев