Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Очрашырга бер сәбәп

Бөяр авылында «Кичке уен» узды.


Бөяр дигәч, сыйныфташым Владимир Смирновның бер дә тик торуны белмәгән, гел хәрәкәттә булган әтисе Павел абый (без аны Пашка абый дип йөрттек), Янил урта мәктәбенең ашханәсендә эшләгән Зоя апа Григорьева һәм яшеллеккә күмелеп утырган авыл күз алдына килә. 

Бик күпләрне үзенең хуш исле миллекләре белән тәэмин итеп торган Пашка абый моннан 3 ел элек 87 яшендә вафат булса, 84 яше белән баручы Зоя апа, шөкер, исән-сау әле. Әкрен генә үз аягында йөреп, хәлен белергә кайткан якыннарын сый-хөрмәт белән каршы ала. «Болай булганда Аллага шөкер әле. Кызларым еш килә. Тавыклар карыйм, чебиләр алып үстердем әле. Аларга бәрәңгеләр пешердем. Күршедәге Сәрәпнең хәлен белеп чыгам», - ди Зоя апа үзе.. 

Зоя апа белән күптән түгел Бөяр авылында үткән «Кичке уен» вакытында сөйләшеп алган идек. Элек гөрләп торган бу авылда бүгенге көндә ике хуҗалыкта нибары дүрт кеше яши, ягъни ике генә йортның морҗасыннан кышларын төтен чыга.  Иң өлкәне – Серафима Григорьева – 29 июльдә 91 яшен каршы алса, авылның иң «яшь» кешесе Олег Григорьевка июль аенда 50 яшь тулды. Дөрес, авылда ике фермер хуҗалыгы да бар, һәм яшәү урыны буенча авылда ун кеше теркәлгән: җәйләрен тагын берничә гаилә читтән кайтып яши. 

Интернет челтәрендәге мәгълүматларга күз салсак,  авылда заманында 200дән артык кеше яшәгән. 1970 – 1979 елларда аларның саны 45ләп кенә калган. Хуҗалыклар да 20-25тән артмаган. Зоя апа әйтүенчә, кемнәрдер күченеп киткән, йортларның кайберләре янгыннан зыян күргән. Элек биредә ат, сарык фермалары, тимерчелек алачыгы, амбар булган.

«Бөяргә мөмкинлек булган саен килергә тырышабыз. Зоя һәм  Сәрәп апаларның хәлләрен белешеп чыгам. Безнең төп йортыбызга Кукмарада яшәүче Юрий энебез гел кайтып, аны карап, рәтләп тора. Нигезебезне саклаганга рәхмәт инде аңа. Без үскәндә, балалар да, яшьләр дә авылда күп иде. Үз яшьтәшләребез генә дә биш-алты кыз, җиде-сигез малай иде. Кызганыч, алар арасында инде бакыйлыкка күчкәннәре дә бар. Хәтерлим әле: авылда иң беренче җиңел машинаны, мин 3 сыйныфта укыганда, Иван абый Смирнов алды. Матур яшел төстәге машина иде ул. Безне мәктәптән утыртып алып кайтты да машинасын гаражына кертеп куйды. Без моңарчы әти йөртә торган йөк машинасына гына утырып йөргәнлектән, кечкенә, тәбәнәк булып тоелган иде ул. Аннан соң әти мотоцикл алды. Зиночка исемле дустыбызның әнисе Лизәттәй сугышта катнашкан иде. Аларның ике әбиләре дә бар, һәм мичнең сәндерәсенә менеп йоклыйлар иде. Әти сельпода эшләгәнлектән, без перәнник, конфеттан өзелмәдек. Ә алар кара ипи пешерә иде. Өйдәге ак ипине алып кереп, алар пешергән кара ипигә алыштырганымны хәтерлим. Аның искиткеч үзенчәлекле тәмле тәме әле дә күңелемдә саклана», - ди Югары Чура авылында яшәүче Галина Азина, яшьлек, балачак хатирәләрен барлап.  

Ә кичке уенга килсәк, җәйге матур көннәрнең берсендә Янил авылының мәдәният йорты директоры Гөлия Якупова белән сәнгать җитәкчесе Инсаф Габидуллиннар, инде өченче ел рәттән Бөяргә килеп, шушы дүрт кеше өчен әлеге бәйрәмне үткәрәләр. Дөрес, бу көнне чыбыксыз радио аша таралган хәбәрләр буенча  бирегә чит авылларда яшәүче элеккеге авылдашлар да кайта, күрше авыллардан да тамашачылар килә, ягъни очрашырга бер сәбәп була.

Гөлия белән Инсафның, мәдәният йорты каршындагы җыр һәм бию түгәрәгенә йөрүче балаларның чыгышлары, уеннар һәркемнең күңеленә хуш килде. «Назалы», «Радио» дип аталган уеннар аеруча ошады. Крокодил дигән сүзнең, дистәдән артык колак «аша» үтеп, ничек итеп «тетя»га әверелүен дә аңлаштык. 

«Кичке уен»га килүчеләр Гөлия белән Инсафка, җырлаган, шигырь сөйләгән кызларга рәхмәт әйтеп, киләсе елда да очрашырга насыйп булсын иде дип таралышты.

Фото: Лилия Нургалиева/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев